Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан тыл ветераны Сара Миргарифанованы Россия Президенты котлады

Районыбызның тыл ветераны, ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сара Миргарифанованы йөз яшь тулуы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин котладылар. Алар тапшырган бихисап бүләкләр арасында Россия Һәи Татарстан Президентларының да котлау хатлары бар. Пар канатлы, ныклы...

Районыбызның тыл ветераны, ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сара Миргарифанованы йөз яшь тулуы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин котладылар. Алар тапшырган бихисап бүләкләр арасында Россия Һәи Татарстан Президентларының да котлау хатлары бар.

Пар канатлы, ныклы гаилә булып, иренең терәк-таяныч икәнлеген тоеп, авырлыкларны бергәләп җиңеп, шатлыкларны уртак итеп яшәү насыйп булмый Сара Миргарифановага. Бу бәхетне сугыш урлый.


Нәкъ йөз ел элек, декабрьдә дөньяга килгән кызга ходай, күрәсең, табигать салкынына гына түгел, тормышның өтеп алган ачы җилләренә дә каршы тора алсын өчен шулай җиһанның зәмһәрир чорында җан иңдергәндер. Чыннан да кечкенәдән эшкә үҗәт, һәр нәрсәгә оста, чир ишесенә дә чыдам булып үсә ул. Кул арасына керә башлауга үзеннән зурлар белән иңгә-иң куеп колхоз эшенә йөри.

Дүрт балалы гаиләдә иң өлкәне булганлыктан, урта белем алу мөмкинлеге дә юк, шул башлангыч гыйлеме белән кала. 1937 елда берничә кызны Башкортстанга тимер юл салырга җибәрәләр. Анда Сара Бөгелмә районы егете белән танышып, гаилә коралар. Аның бәхетенә, 1939 елда әле дә кызлары Илгизә туып кала. 1940 елда ирен хәрби хезмәткә алалар. Ә аннан инде сугыш... Шул китүдән Вәлиен ул башка күрә дә алмый. 1942 елның июнендә "үлде" хәбәрен ала.


Сабыен күкрәгенә кысып, яшь хатынга туган авылына әйләнеп кайтудан башка чара калмый. Яшьлектә сөйгән ярына гомере буена тугры калып, ул яңадан кияүгә дә чыкмый. Яшәвенең бар мәгънәсен кызы Илгизәдә күреп, аны бәхетле итү өчен яши.


Сара апаның хезмәт биографиясе гаҗәеп кыска: ул гомере буе туган авылы Сәпәйдәге сырхауханәдә санитарка булып эшли. Җыештыру да, юуу гына түгел шул, ат белән ипигә Азнакайга да йөрергә, аны үзләрендә дә салырга, моның өстенә сырхауханәнең ике сыерын да саварга кирәк.

Кышын утын кисәсе, ярып өясе, мичләргә ягасы... Әнә шулай монсы ир-ат эше дип, һич тә санлашып тормый, тормышта да, хезмәттә дә бар авырлыкны җилкәсенә салып, бер-бер артлы еллар үтеп киткән. Бүгенге көндә 3 оныгы, 6 оныкчыгы, 2 оныгы оныкчыгының кадерле әбисе булып кызы Илгизә тәрбиясендә яшәп ятуы.


- Үткән гомер искә төшәме соң? - дип сорыйм ап-ак җәймәдә ак яулыктан матур әби булып түрдә утырган Сара ападан.
- Сәпәйгә көнгә әллә ничә "барып кайтам", - ди ул инде күрүдән мәхрүм күзләренә нурлы елмаю иңдереп. - Шөкер, яшисе яшәлде, ходайдан ил-көнгә иминлек теләп, бакыйлыктагылар рухына дога кылып утырам менә шулай...


Район башлыгы олуг юбилее белән котлап, иңнәренә бәйләм шәл япкач, әбиебез тагын да матураеп киткәндәй тоелды. Яшәү дәверендә эштән башканы белмәгән, нинди авырлыклар кичереп тә олы җанлы булып калган әни-әбиләребезнең күңел чагылышыдай тоела шул ак шәл-яулыклар...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан тыл ветераны Сара Миргарифанованы Россия Президенты котлады