Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Минзифа Солтанова тормыш сынауларын кыю узган

Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Азнакайда гомер кичерүче Минзифа Солтанова туган көне уңаеннан мәртәбәле кунакларны кабул итте. Таңсылу САНИЕВА Минзифа апа Солтанованы 85 яшьлек юбилее белән котларга район җитәкчелеге, якыннары килгән иде. Марсель Шәйдуллин сугыш ветеранына котлау хатларын, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Түбән...

Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Азнакайда гомер кичерүче Минзифа Солтанова туган көне уңаеннан мәртәбәле кунакларны кабул итте.

Таңсылу САНИЕВА

Минзифа апа Солтанованы 85 яшьлек юбилее белән котларга район җитәкчелеге, якыннары килгән иде. Марсель Шәйдуллин сугыш ветеранына котлау хатларын, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде.

Түбән Сукаеш авылында туып-үскән Минзифа Миргазиз кызына тормышның барлык авырлыкларын күрергә туры килгән. Татшуган авылы егете Рәискә кияүгә чыккан ханымга ир канатына сыенып озак яшәү насыйп булмый. Тормыш иптәше вафат булганнан соң, тол хатын Азнакайга килеп сыена һәм 29 нчы төзү-монтаж идарәсендә армый-талмый егерме ел хезмәт куя. Ялгызы ике бала - Венера белән Фәнисне тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастыра ул.

- Әни минем өчен иң якын дустым, сердәшчем, - ди аның хакында кызы Венера.

Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән Минзифа апа бүгенге көндә үзен бик бәхетле хис итә, чөнки ике баласына ул акыллы киңәшче, онык һәм оныкчыкларына яраткан әби дә. Аңа карап, аны тугызынчы дистәсен ваклаучы кеше димәссең, тынгысыз юбиляр тормыш бәрәкәтен хәрәкәттән таба.

- Мондый тормышка сөенеп туя алмыйм, Аллага шөкер, дөньям түгәрәк. Авыр еллар һаман да истә, балаларга да, башкаларга да шундый кыенлыкларны күрергә язмасын, - иң зур теләге әнә шундый 85 яшендә чәчәк бәйләмнәренә күмелгән Минзифа апаның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Минзифа Солтанова тормыш сынауларын кыю узган