Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Ләлә Нуретдинова "Олимпиада-80"нән калган тәэсирләре белән уртаклашты

1980 елда Мәскәүдә үткән Олимпиаданы өлкәнрәк буын бик яхшы хәтерли. Анда Азнакайдан да турист буларак катнашучылар булды. Шуларның берсе - ул вакытта Азнакайның 5 нче урта мәктәбе тарих укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, Татарстанның атказанган укытучысы Ләлә Нуретдинова. Илебездә узган, тарихы, масштабы һәм эчтәлеге буенча тиңе булмаган вакыйга саналган...

1980 елда Мәскәүдә үткән Олимпиаданы өлкәнрәк буын бик яхшы хәтерли. Анда Азнакайдан да турист буларак катнашучылар булды. Шуларның берсе - ул вакытта Азнакайның 5 нче урта мәктәбе тарих укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, Татарстанның атказанган укытучысы Ләлә Нуретдинова.

Илебездә узган, тарихы, масштабы һәм эчтәлеге буенча тиңе булмаган вакыйга саналган Олимпиададан калган тәэсир-истәлекләрен ул әле дә күңелендә саклый. 7 февраль көнне Сочи шәһәрендә ачылачак кышкы Олимпиаданы көткәндә газетабыз битләрендә Ләлә ханымның бу истәлекләрен яңартып, Олимпиада-80 көндәлегенә "кайтып килергә" булдык.


... 15 сәгать 50 минут. 100 меңлек Лужники стадионының дулкынлануы көчәя бара. Һәм менә Кремль курантлары тавышы яңгырый. 16.00 сәгатьтә XXII Олимпия уеннары башлануын игълан итәләр. Трибунада - дәүләт җитәкчеләре, күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле илләрдән килгән кунаклар... Спорт делегацияләре парадыннан соң, йөгерү сукмагында өч тапкыр олимпия чемпионы, кулына факел тоткан Виктор Санеев күренә.

Ул аны шулай ук олимпия чемпионы Сергей Беловка тапшыра. Олимпия касәсен кабызганда бөтен стадион торып басты. Күпләр елады. Телевизион таблода космонавтлар Леонид Попов һәм Валерий Рюмин күренә. Аларның тәбрикләү сүзләре көчле алкышларга күмелә. Тантаналы марш яңгырый...

Сочида кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасын бүген 20.14 сәгатьтә кара


... В.И.Ленин исемендәге стадионның зур аренасында спорт бәйгеләренең иң борынгы төре - җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Аларда безнең ил спортчылары унбиш алтын, ундүрт көмеш һәм унике бронза медальгә лаек булды.


... "Олимпийский" спорт комплексы 45 мең тамашачыны кабул итәрлек стадионнан, 5 мең һәм 8 мең тамашачылык ике бассейннан тора. 24 июль көнне үткән бәйгедә спортчыларыбыз хәрәкәтендәге пластика, нәфислеккә таң калып карап утырдык.


Многоборье ярышларында безнең ил командасы лидерлыкны кулдан ычкындырмады. Шәхси беренчелектә Елена Давыдова чемпион исемен яулады.


...Олимпия уеннарын ачу һәм ябу тантанасында ТАССРның Х еллыгы исемендәге Казан мәдәният сараеның "Яшьлек" хореографик ансамбле дә катнашты.


...Бәйрәмнең финал аккорды яңгырый. Мәйданда Олимпия билгесе - гаять биш зур боҗра ясала, "тере фон"да зәңгәрсу җир шары күренә. Меңләгән төрле төстәге шарлар арасында җирән "Мишка" күккә иңә...

Фото http://sport-xl.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Ләлә Нуретдинова "Олимпиада80"нән калган тәэсирләре белән уртаклашты