Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Лилия Тимерова: “Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым”

Кояш кебек көләч, ягымлы Лилия Тимированың скрипкада өздереп уйнавы кемнәрнең генә күңел кылларын тибрәндерми калыр икән! Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы, танылган "Квартет" төркеменең алыштыргысыз солисты һәм уңган хуҗабикә, ике бала әнисе Лилиябез быел "Нечкәбил" республика конкурсында икенче урынны яулады. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк әле. - Лилия, җырга-моңга мәхәббәт каян...

Кояш кебек көләч, ягымлы Лилия Тимированың скрипкада өздереп уйнавы кемнәрнең генә күңел кылларын тибрәндерми калыр икән! Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы, танылган "Квартет" төркеменең алыштыргысыз солисты һәм уңган хуҗабикә, ике бала әнисе Лилиябез быел "Нечкәбил" республика конкурсында икенче урынны яулады. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк әле.

- Лилия, җырга-моңга мәхәббәт каян килә?

-Мин Мәлбагыш авылында һөнәри музыкант гаиләсендә үстем. Әтием Алмаз Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, барлык музыка уен коралларында уйный белә иде. Ул балалар музыка мәктәбендә эшләде һәм минем оста скрипкачы булуымны теләде. Кызганычка, ул арабыздан иртә китте, әмма һәрчак йөрәгемдә. Әнием Нуриянең музыкаль белеме булмаса да, бик матур җырлый. Ул гомере буе бухгалтер булып эшләде, хәзер лаеклы ялда.

- Олы сәхнәгә юлың кайчан башланды?

- 1984 елда мин Азнакай сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Остазым Зөлфия Еникеевадан скрипкада уйнау серләренә төшендем, аңа бик рәхмәтлемен. 6 нчы мәктәптә укытучылар миңа зур өметләр баглыйлый иде, әмма музыкага мәхәббәтем шулкадәр көчле булды, 9 нчы сыйныфтан соң Әлмәт музыка училищесына юл тоттым. Педагогым Надежда Рычкованы "икенче әнием" дип йөртә идем, ул скрипканы чын-чынлап яратырга өйрәтте. Аннан Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым. Миңа "Татарстан" телерадиокомпаниясе, аннан республикабызның дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестрларында уйнау бәхете язды.

- Шундый зур киләчәкне ташлап, Азнакайга кайтырга нәрсә мәҗбүр итте?

- Мәхәббәт! Туган авылымда үземнең туган көнемдә булачак ирем Руслан белән таныштык. Ул тулысы белән йөрәгемне яулады һәм мин 2000 елда Азнакайга кайтып, балалар сәнгать мәктәбендә эшли башладым.

- Бик сирәк ир хатынының сәхнә кешесе булуы белән ризалаша. Русланның моңа мөнәсәбәте нинди?

- Руслан үзе дә сәхнәгә тартылды, ул "Квартет" ансамбленең тавыш операторы, гастрольләрдә, концертларда без гел бергә. Гаилә кеше тормышында иң кадерлесе дип исәплим. Биредә барлык кыйммәтләргә нигез салына. Ярата, гафу итә һәм ышана белергә кирәк. Шулчагында гаилә бәхетле була.

- Улыгыз Рэнат та сезнең юлдан бара бит һәм инде шактый уңышлары бар...

- Биләүдә чагында ук мин аңа үзебезнең татар җырларын җырлый һәм уйный идем. Бәлки шуңадыр, ул бабасы Алмаз кебек, кечкенәдән баянга тартылды. 6 яшендә музыка мәктәбенә бирдек. 11 яшендә халыкара конкурс лауреаты булды. Кызыбыз Эллария исә скрипка белән кызыксына. Мин аның кебек чагында танылган фигуристка буласым килә иде, бәлкем кызым минем хыялны тормышка ашырыр. Шуңа күрә хәзер гаиләбез белән спортка тартылдык.

- Сезгә, укытучы буларак, балалар белән бик күп дәрәҗәле конкурсларда катнашырга туры килә. Шуның иң истә калганы, дулкынландырганы кайсысы?

- Әлбәттә, Париж! Нотр-Дам-де-Паридан ерак булмаган EspaceSaint-Martin залында чыгыш ясау бәхете насыйп булды безгә. Биредә улым Рэнат һәм иң яхшы укучыларым - Рания Солтанова и Ләйсән Ханнанова да чыгыш ясадылар һәм без "Париж, мин сине яратам" халыкара конкурсында лауреат булдык! Көчле тәэсирләр астында, концерттан соң, сәхнә костюмнарында Париж урамы буйлап йөрдек, "Париж күге астында" ("Под небом Парижа") көен уйнадык. Кешеләр безгә елмаеп узды, туктап фотога төшерделәр. Улымның сөенеченә чиге булмады, чөнки ул Париж күге астында нәкъ шушы көйне уйнарга хыяллана иде. Укучыларым бик сәләтле, без Мәскәүдә, Сочида, аннан соң Италиядә чыгыш ясарга җыенабыз. "Квартет" белән Төркиядә, Белоруссиядә, "Җанашым" белән Коми Республикасында булырга туры килде. Ел саен чит төбәкләрдәге Сабантуйларда катнашам. Язмышыма "Квартет" ансамбле өчен бик рәхмәтлемен. Бу иҗат коллективы мине яңа биеклеккә күтәрде. Безне җаннар туганлыгы берләштерә, матурлыкка, чисталыкка омтылабыз. Җырларыбыз аша кешеләр күңеленә яхшылык, мәхәббәт орлыклары чәчәбез.

- Укучыларың турында да шундый яратып әйттең...

- Алар - минем горурлыгым. Укучым Аделина Гиниятуллина үзен тулысынча шушы юлга багышларга ниятләде, ул Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы махсус балалар музыка мәктәбендә белем ала. Нәни йолдызчыкларым Ләйсән Ханнанова, Әминә Хәсәнова, Ксения Остапенко, Рания Солтанова күп кенә халыкара конкурслар лауреатлары булды. Күңелемнең иң нечкә кылы -"Violini" скрипкачылар ансамбле. Ул иң яхшы җиде укучымнан тора. Ансамбль белән без Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Алабуга, Әлмәттә узган халыкара конкурсларда беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладык. "Violini" өчен махсус тәкъдимнәр ясыйм, татар көйләрен эшкәртәм. Танылган фин композиторы Ян Сибелиусның оныгы Сату Йалас Рисито - кыллы уен кораллары укытучылары Европа ассоциациясенең Италия бүлеге вице-президенты белән очрашу һәм аның кулы астында курслар узу мине "Millennium" орекстры оештыруга этәрде. Аның составына скрипкачылар, баянчы, пианистлар, саксофончы, флейтачы һәм синтезаторда уйнаучы музыкант керә. Ике ай эчендә шушы кыю проектымны гамәлгә ашырдым.

- Лилия, тормыш девизың нинди?

- Һәр көнне шатланып каршы алырга һәм башкаларга да шатлык өләшергә!

- Әңгәмәң өчен рәхмәт! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Лилия Тимерова: “Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым”