Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Әлфия Галиева иң яхшы шәһәр почтальоны номинациясендә җиңде

Почтальон булып ул 2004 елдан эшли, моңа кадәр 30 ел төзелештә эшләгән булган. ВИДЕО>>> (Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Алсу Гатауллина). Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" номинациясендә Азнакай районыннан Әлфия Галиева бүләкләнде. 13 ел шушы өлкәдә эшләгән Әлфия Галиева 2018 елның беренче...

Почтальон булып ул 2004 елдан эшли, моңа кадәр 30 ел төзелештә эшләгән булган.

ВИДЕО>>>

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Алсу Гатауллина). Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" номинациясендә Азнакай районыннан Әлфия Галиева бүләкләнде.

13 ел шушы өлкәдә эшләгән Әлфия Галиева 2018 елның беренче яртыеллыгына район газетасына 278 кешене яздырткан. Бу узган ел белән чыгыштырганда 29 процентка күбрәк. Бу аның шушы бәйгедә беренче мәртәбә генә җиңүе түгел. Ул бу конкурста икенче тапкыр бүләкләнә. Җиңүченең сүзләренә караганда, ул үз хезмәтен яратып башкара. Почта бүлекчәсендә 2004 елдан бирле эшли. Моңа хәтле 30 ел гомерен төзелеш өлкәсенә багышлаган булган. "Үз эшемне яратканга күрә подписка планын үтәп киләм", - диде ул бүләкләү тантанасында күрсәтелгән презентацион роликта.

"Әлфия, чыннан да, үз эшенең остасы. Хезмәтен намус белән башкара. Шуңа күрә һәр йортта диярлек көтеп алынган кунак. Әле моннан тыш, актив тормыш рәвеше дә алып бара. Спорт бәйгеләрендә гел беренче урыннарны яулый", - дип бәяли аның эшен хезмәттәшләре.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин сүзләренә караганда, оешмага кергән басмаларга язылу тиражының күләме - 232 мең экземпляр. "Дөнья үзгәрә, газета-журналларга алмашка электрон басмалар барлыкка килә. Әмма шуңа да карамастан, кулга тотып укый торган басмаларга өстенлек бирүче абунәчеләребез бар. Шуңа күрә без хат ташучысыз булдыра алмыйбыз", - диде Андрей Кузьмин.

Фотолар: Ильнар Тухбатов

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/12/161847/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев