Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан ханым ашыгыч ярдәм хезмәте эшеннән зарланды

«Минем әтием беренче төркем инвалид. Ул Микулино авылында яши. Әмма ашыгыч ярдәм чакырган саен, алар йөз төрле сәбәп табып, килмәскә тырышалар. Алар ни өчен хезмәт хакы ала соң?» Оксана дип имзаланган бу хатны без район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга җибәрдек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык: - Микулино авылыннан...

«Минем әтием беренче төркем инвалид. Ул Микулино авылында яши. Әмма ашыгыч ярдәм чакырган саен, алар йөз төрле сәбәп табып, килмәскә тырышалар. Алар ни өчен хезмәт хакы ала соң?»


Оксана дип имзаланган бу хатны без район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга җибәрдек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:


- Микулино авылыннан булган чакыруларга килгәндә, пациентка (билгеле сәбәпләр белән редакция аның исемен атамый) медицина ярдәме кирәклеге турында 2013 елның 25 октябрендә 3.40 сәгатьтә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырату булган.

Бу чакыру 24129 нчы итеп теркәлгән. Ярдәм күрсәтелгән. Тагын бер мөрәҗәгать 2014 елның 6 февралендә (теркәлү саны - 3396) 12.20 сәгатьтә булган. "Сидек юлында таш. Йомышын үтәү кискен авырлашкан" дигән диагноз куелган. Беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән. Авыру үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегенә китерелгән.

Хирург консультация үткәргән. Гомумпрактика табибында дәваланырга тәкъдим ителгән. Ашыгыч ярдәм өенә кайтарып куйган. Янә бер шалтырату 1 март көнне булган. Бу юлы үзенең кемлеген әйтүдән баш тарткан хатын-кыз консультация бирүне сораган һәм медперсонал тарафыннан аңа киңәш бирелгән.


Эльвира Сучкова, Актүбә бистәсеннән:
-Фатирыбыз түшәменнән су ага. Ул хәзер электр үткәргече янына ук җитте. Дивандагы чиләккә су тамып утыра. ЖКХга шалтыратулар, заявка бирүләрнең дә файдасы юк, килеп тә карамыйлар. Күршеләрдә дә шушы ук хәл.


Әлеге хатка Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников җавап бирә:
- Әлеге мөрәҗәгать Актүбә идарә итү компаниясе, "Актүбә жилкомсервис" ҖЧҖ һәм бистә башкарма комитеты вәкилләреннән торган комиссия тарафыннан өйрәнелде, кыска срокларда йорт түбәсенең бу өлешен ремонтларга күрсәтмә бирелде. Ә күршедәге 40 нчы фатирдагы проблема узган елның май аенда ук хәл ителде, хәзерге вакытта түбәдән бернинди су акмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан ханым ашыгыч ярдәм хезмәте эшеннән зарланды