Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Фәүзия һәм Әсгать Бакировлар гаилә бәхетенең серләрен ачты

Мәктәп елларыннан яратышып, матур гомер кичерүче парлар бар. Азнакайлыларның күбесенә яхшы таныш Фәүзия һәм Әсгать Бакировлар әнә шундыйлардан. Үчәлле кызы белән Мәндәй егетен Азнакайның 1 нче мәктәбе таныштыра: бирегә алар сигезъеллык авыл мәктәпләреннән урта белем алырга киләләр. Соңгы кыңгыраудан соң юллары беразга аерылып тора. Әсгать армия сафларына алына, Фәүзия Түбән...

Мәктәп елларыннан яратышып, матур гомер кичерүче парлар бар. Азнакайлыларның күбесенә яхшы таныш Фәүзия һәм Әсгать Бакировлар әнә шундыйлардан.


Үчәлле кызы белән Мәндәй егетен Азнакайның 1 нче мәктәбе таныштыра: бирегә алар сигезъеллык авыл мәктәпләреннән урта белем алырга киләләр. Соңгы кыңгыраудан соң юллары беразга аерылып тора. Әсгать армия сафларына алына, Фәүзия Түбән Камага укуын дәвам итәргә китә.


Йөрәкләрендәге мәхәббәт утын еллар һәм юллар сүндерә алмый, Әсгать Казан дәүләт медицина институтында дүртенче курста укыганда, кабат табышып, гаилә коралар.


- Өч катлы яңа мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәдек. Шуның өчен Әсгать төннәрен мәктәптә каравыл торды, мин идән юдым. Кызыбыз Алсу туды, аны да карарга кирәк. Ярдәм итәргә кырда әти-әни юк, шулай да бик бәхетле идек, - ди ул чорларны искә алып Фәүзия ханым.


Институтны тәмамлагач, әти-әнисенең олы яшьтә булуын искә алып, Әсгатькә юлламаны туган ягына - Азнакайга бирәләр. Биредә уллары Азат туа.

Балалары инде үзләре башлы-күзле. Икесе дә югары белемле. Алсу әтисе юлыннан киткән - Казанда балалар табибы. Азат та Әсгатьнең балачак хыялын тормышка ашырган дисәң була. Сагынуга түзә алмый, очучылыкка укуын ташлап, туган авылына кайта ул кайчандыр. Улының Казан авиация институтына керүен шуңа күрә биш куллап хуплый, инженер улы белән чын-чынлап горурлана.


Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән борынгылар. Үзләре дә ипле, тырыш гаиләдә үскән Әсгать белән Фәүзия балаларына да дөрес тәрбия биргәннәр.


Әсгать Бакиров башта балалар табибы булып эшли. Хәзер УЗИ кабинеты мөдире һәм реаниматолог. Намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының мактаулы хезмәткәре" дигән тармак билгесе белән бүләкләнгән. Фәүзия ханымның эшчәнлеге 25 ел инде халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белән бәйле.

Бүгенге көндә "Өмет" үзәге директоры урынбасары, "Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы" дигән мактаулы исеме бар. Ачык йөзле, киң күңелле булганы өчен хезмәттәшләре дә, халык та ярата үзен. Кул эшләренә да уңган.


- Яңа Юл бистәсендә йорт бетереп киләбез. Бакчада күршеләр белән ярыша-ярыша яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Көзен эшкәртә-эшкәртә хәлдән таям, банка җиткереп булмый. Әле урманга җиләккә, гөмбәгә дә йөрергә яратам, - ди ул. Аптырап тормаган, тимер атны да иярләгән.
Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый диләр. Әмма алар, капма-каршы холыклы булсалар да, бер-берсен тулыландырып, тату яши беләләр.


- Җизнәбезнең беркайчан тавышын күтәргәнен ишеткәнебез юк. Бик юмарт, ярдәмчел, - ди Фәүзиянең сеңлесе Гөлшат Якупова.


Бакировлар өч дистә елдан артык бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, әнә шулай туганнарына, балаларына, өч оныкларына үрнәк һәм терәк булып гомер кичерәләр.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Фәүзия һәм Әсгать Бакировлар гаилә бәхетенең серләрен ачты