Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды

Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә 29 ноябрьдә узган республикакүләм "Нечкәбил" конкурсында Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды. Якташыбыз анда алган тәэсирләре белән уртаклашты: - Финалда барлыгы 11 гаилә катнашты. Тормышта гына түгел, хәтта сәхнәдә дә төп таянычлары булган балалары, тормыш ярлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чараның кием...

Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә 29 ноябрьдә узган республикакүләм "Нечкәбил" конкурсында Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды. Якташыбыз анда алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Финалда барлыгы 11 гаилә катнашты. Тормышта гына түгел, хәтта сәхнәдә дә төп таянычлары булган балалары, тормыш ярлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.


Чараның кием коллекцияләрен тәкъдим итү өлеше дә күзнең явын алырлык булды. Һәр катнашучыга искитмәле күлмәкләр тегелгән иде. Аннан үзебезнең гаиләләрне тәкъдим иттек. Тормыш иптәшем Марат белән танышу, кавышу мизгелләрен күрсәттек. Безгә улларыбыз Илфат һәм Әмирхан ярдәм итте. Мәхәббәт фәрештәләре биюе белән үрелеп барган тамашага гаиләнең бөтен җылысын салырга тарыштык.


Үзем эшли торган "Тамчыкай" балалар бакчасы коллективы белән "Балаларга елмаю бүләк ит!" акциясе оештырып, мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтүдә катнаштым. Шуңа күрә бәйгедә тагын "Ана йөрәге" дипломы белән дә бүләкләндем.
Конкурс булса да, монда көндәшлек тә, дистанциядән төшеп калу да юк. Һәр гаилә инде үзләренең төп призларын - чын тату гаиләләрен тапкан. Балалар, ышанычлы ир - язмыш биргән иң зур бүләк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды