Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан эшмәкәр Зиннур Гыйльфанов: “Максат куйсаң, азаккача көрәш”

Эшмәкәрлек хәрәкәте көннән-көн алга китә. Яңа фирма, предприятиеләр базарга чыга. Аларга танылу, үсү, үз продукциясен сату өчен реклама хезмәте таләп ителә. Әйе, бизнесны рекламадан башка күз алдына китерү дә авыр. Шуңа да яшь эшмәкәр Зиннур Гыйльфанов үз эшен кайдан башлыйм икән дип, озак баш ватмый. 2006 елда үзенең «TATNEWS» реклама-җитештерү...

Эшмәкәрлек хәрәкәте көннән-көн алга китә. Яңа фирма, предприятиеләр базарга чыга.


Аларга танылу, үсү, үз продукциясен сату өчен реклама хезмәте таләп ителә. Әйе, бизнесны рекламадан башка күз алдына китерү дә авыр. Шуңа да яшь эшмәкәр Зиннур Гыйльфанов үз эшен кайдан башлыйм икән дип, озак баш ватмый.

2006 елда үзенең «TATNEWS» реклама-җитештерү фирмасын ачып җибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, менеджмент белгечлеге алган Азнакай егетенең шундый җаваплы эшкә тотынырга тормыш тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек була. Ә иң әһәмиятлесе - теләк. Реклама бизнесына аны нәкъ менә иҗадилык, үз идеяләрен югары дәрәҗәдә бирә алу мөмкинлеге тарта.


Белем белән иҗат итү теләге бер нәрсә. Аның бит әле матди ягы да бар. Җиңел булмый, әлбәттә. Гадәти генә җиһаз һәм технологияләрдән башланып киткән бизнесның кереме дә аз. Әмма Зиннур үзе сайлаган юлдан тайпылмый, үҗәтләнеп, армый-талмый эшли дә эшли.


- Үз алдыңа максат куйгансың икән, аның өчен азаккача көрәшергә кирәк, - ди ул.
Уңайлы шартлар, сыйфатлы һәм тиз башкарылган эш, клиентлар белән мөлаем мөгамәлә - болар һәммәсе көннән-көн заказчыларны үзенә тарта. Алар башта бер-ике генә заказ бирсәләр, соңрак даими хезмәттәшлек итә башлыйлар.


Үз бизнесын тагын да ныгыту максатыннан, Зиннур Гыйльфанов тәвәккәлләп кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан оештырылган «Лизинг-Грант» бәйгесендә катнаша һәм ялгышмый, югары сыйфатлы киң форматлы Mimaki SWJ-320 плоттерына ия була.

Ул хезмәт күрсәтү төрләрен тагын да арттырырга: баннерлар, күрсәтмә такталар, җитештерү продукты ярлыклары, методик һәм укыту материаллары, карталар хәзерләргә мөмкинлек бирә. Эшмәкәр янында үзе кебек үк иҗади, максатчан, тагы да югарырак үрләрне яуларга сәләтле дус һәм бердәм коллектив туплана. Креатив (creative - инглиз теленнән иҗади дигәнне аңлата) бүлегендә дизайнерлар һәм копирайтерлар эшли.

Аларга биредә кызыклы һәм сыйфатлы реклама товарлары (күрсәтмә такталар, интерьер, баннерлар һәм башкалар) җитештерү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Эшмәкәрне алда әле бик күп кызыклы проектлар һәм партнерлар көтә. Якыннары, хезмәт сөючән коллективы ярдәме белән ул һичшиксез үз алдына куйган максатка ирешәчәк әле.


Зиннурның көчле ихтыяр көченә ия булуында спортның тәэсире юк түгелдер. Алар бөтен гаиләләре белән спорт яраталар. Гаилә башлыгы хоккей уйнаса, кызлары тимераякта шуарга һәм биергә яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан эшмәкәр Зиннур Гыйльфанов: “Максат куйсаң, азаккача көрәш”