Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан өч җиңүче

Бәйгедә катнашучы иң-иңнәребез Узган атнада Зәй шәһәрендә Татарстан хатын-кызлары Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесенең беренче зональ сайлап алу туры узды. Анда 8 районнан 8 дистәгә якын номинант көч сынашты. Конкурсантларга ТР премьер-министры урынбасары, «Татарстан хатын-кызлары» Республика иҗтимагый...

Бәйгедә катнашучы иң-иңнәребез

Узган атнада Зәй шәһәрендә Татарстан хатын-кызлары Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесенең беренче зональ сайлап алу туры узды.

Анда 8 районнан 8 дистәгә якын номинант көч сынашты. Конкурсантларга ТР премьер-министры урынбасары, «Татарстан хатын-кызлары» Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде.

Бәйгедә безнең Азнакай районыннан тормышның төрле өлкәләрендә: гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләрендә... үз эшчәнлеген, иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыручы, гражданлык инициативасы күрсәтүче, югары әхлакый нормаларга, халык ышанычы һәм абруена ия булган 8 номинант катнашты.

Алар арасында «Татнефть» «АзнакайРемСервис» ҖЧҖ бүлек начальнигы Фәйрүзә Шәйхетдинова - «Һөнәрем - язмышым»; Азнакайдагы 8 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Фәрукшина - «Хатын-кыз-класс җитәкчесе»; Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова - «Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе»; Ю. Гагарин исемендәге Актүбә Мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева - «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият»; Актүбә балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе, эшмәкәр Илсөяр Сәлахова - «Хатын-кыз - ел үрнәге»; Тетвелево авылыннан 11 бала анасы Валентина Едутова - «Хатын-кыз - ана»; «Нефтемаш» заводы ветераннар советы рәисе Канига Хәмидуллина - «Өченче буын героинясы»; Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов - «Ел ир-аты лидер номинацияләрендә көч сынаштылар. Киеренке бәйгедә безнең азнакайлылар лаеклы рәвештә Азнакай данын якладылар һәм барысы да дипломга лаек булдылар. Республика турына узучы җиңүчеләр арасында да иң күбе безнекеләр иде. Гүзәл Фәрукшина, Валентина Едутова һәм Айдар Шәмсетдинов 8 нче Март бәйрәме алдыннан Казанда узачак республика йомгаклау бәйгесендә көч сынашачак. Уңышлар телибез аларга.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, Азнакай-Зәй-Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев