Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан бер әни гаилә капиталын максатчан файдаланмаган

Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталының законлы файдаланмавы турындагы эшне тикшерде. Тикшерү барышында Х. ның сату-алу килешүе нигезендә, ана капиталы хисабына, үз әтисеннән йорт һәм җир участогы алуы мәгълүм була. Әмма соңрак бүләк итү килешүе белән Х. әлеге йортны кире Н.га кайтара. Әлегәчә Х.ның һәм аның гаиләсенең торак шартлары яхшырмаган, шәхси...

Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталының законлы файдаланмавы турындагы эшне тикшерде.

Тикшерү барышында Х. ның сату-алу килешүе нигезендә, ана капиталы хисабына, үз әтисеннән йорт һәм җир участогы алуы мәгълүм була. Әмма соңрак бүләк итү килешүе белән Х. әлеге йортны кире Н.га кайтара.

Әлегәчә Х.ның һәм аның гаиләсенең торак шартлары яхшырмаган, шәхси йортта ничек яшәгәннәр, шулай яши бирәләр. Әтисе дә шул ук йортта яшәвен дәвам итә.
Сату-алу килешүе буенча торак йорт бәясенең нәкъ ана капиталы суммасына туры килеп торуы да шик тудыра.


Шулай итеп, гаепләнүче ана капиталы хокукыннан законсыз файдалана, бюджет акчасын гаиләсенең торак шартларын яхшыртуга тотмый. Югарыда күрсәтелгән килешүләрнең дөрес булмавы, Х.дан ана капиталы күләмендә акчаны кайтаруны таләп итеп, Азнакай шәһәр судына дәгъва гаризасы җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан бер әни гаилә капиталын максатчан файдаланмаган