Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 2 гаилә спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасында җиңү яулады

28-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасы үтте. Анда Азнакай данын Актүбә бистәсеннән өч гаилә яклап, лаеклы чыгыш ясады. Дартс, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка спорт төрләрендә көч сынашып, Әлфирә һәм Радик Кәлимуллиннар, уллары Алмаз белән, икенче урынга...

28-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасы үтте.

Анда Азнакай данын Актүбә бистәсеннән өч гаилә яклап, лаеклы чыгыш ясады. Дартс, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка спорт төрләрендә көч сынашып, Әлфирә һәм Радик Кәлимуллиннар, уллары Алмаз белән, икенче урынга лаек булдылар.

Алсу һәм Зөһрә-Илсур Мадьяров гаиләсе пьедесталның өченче баскычына күтәрелсәләр, Алмаз, Фирдәвес-Илһам Мөхәммәтҗановлар дүртенче булды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан 2 гаилә спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасында җиңү яулады