Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 11 мең 350 куб метр кар төяп чыгарылды

Табигать үзенекен итә: кояш нурлары җиргә туры карый, җиһанга яз исе иңә башлады. Тиздән кары да эрер. Вакытында чарасын күрмәсәң, урамнарны, аларга якын урнашкан торак йорт подвалларын су басар. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, соңгы бер атнада гына да шәһәр эченнән һәм аның үзәк урамыннан махсус җыю урынына 11...

Табигать үзенекен итә: кояш нурлары җиргә туры карый, җиһанга яз исе иңә башлады. Тиздән кары да эрер.

Вакытында чарасын күрмәсәң, урамнарны, аларга якын урнашкан торак йорт подвалларын су басар.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, соңгы бер атнада гына да шәһәр эченнән һәм аның үзәк урамыннан махсус җыю урынына 11 мең 350 куб метр кар төяп чыгарылды.

Бозлавыклы юллар хәвеф чыганагына әверелмәсен өчен, махсус техника һәм кул көче белән 178 мең квадрат метр мәйданга ком һәм тозлы ком сыекчасы сибелде. Эш дәвам итә.

Наил Абдуллин

Фото редакциянеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан 11 мең 350 куб метр кар төяп чыгарылды