Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы эшмәкәрләргә үз эшләрен башлап җибәрергә барлык мөмкинлекләр тудырылган

Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Эшмәкәрлек эшчәнлеге башланып киткән 1990-92 елларда халыкның аларга карашы бөтенләй башкача, дөресен генә әйткәндә, бер дә яратып бетермиләр иде. Бу аңлашыла да, чөнки баштан эшмәкәрләребез нигездә сату-алу (каяндыр товар алып кайтып, арттырып сату) белән...

Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур.


Эшмәкәрлек эшчәнлеге башланып киткән 1990-92 елларда халыкның аларга карашы бөтенләй башкача, дөресен генә әйткәндә, бер дә яратып бетермиләр иде. Бу аңлашыла да, чөнки баштан эшмәкәрләребез нигездә сату-алу (каяндыр товар алып кайтып, арттырып сату) белән шөгыльләнәләр иде. Еллар узган саен эшмәкәрләр җитештерүгә, алай гына да түгел, җитештерелгән продукция, товарны үз сәүдә нокталары аша сатуга, гомумән бизнесларын ахыргача җиткерүгә игътибарны көчәйттеләр. Районыбызда өч урында сәнәгать мәйданчыклары төзелеп килә. Бу үз чиратында эшмәкәрләргә җитештерү өлкәсендә үз эшчәнлеген башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Узган чәршәмбедә бер төркем эшмәкәрләр, җитештерү предприятиеләре җи-тәкчеләре "Фривей" территориясендәге шундый мәйданчыкларның берсе белән танышып йөрделәр. Биредә үз эшен башлап җибәрергә теләгән һәркемгә бар мөмкинлекләр: уты-суы, җылысы кергән биналар һәм башка бик күп уңайлыклар бар.


Районыбызда эшмә-кәрләргә ярдәм максатыннан, район җитәкчелеге, җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре белән мондый очрашу, киңәшмәләр уздырылып тора.


Муниципаль район башлыгының эш-мәкәрлек эшчәнлеге буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә ярдәм программалары хакында сөйләде. Эшмәкәрләребез әлеге чаралардан актив файдаланалар. Быел гына да төрле программалар буенча 50 млн сумлык финанс ярдәме алганнар.


- Күп кенә эшмәкәрләр аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Юкса, бу программаларны яхшы белгәндә һәм дөрес эш иткәндә зур уңышларга ирешергә мөмкин, - диде, элеге киңәшмәдә катнашып муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


Ул эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга чакырды, яңа җитештерү предприятиеләрен ачу һәм гамәлдә булганнарын үстерүдә җитәкчелекнең ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.


Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов үз чыгышында мондый сәнәгать мәйданчыклары ачуның эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыруда һәм продукция, товарны кулланучыга сатуда әһәмияткә ия булуын әйтеп узды. Бу аңлашыла да. Мисал өчен, син тир түгеп икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәсең. Ә әзер продукциядән кергән керем бик аз. Чөнки керемнең күпчелек өлеше эшкәртүче, сатучылар кесәсенә керә бит. Шуңа да үзең үстереп, эшкәртеп, үзең үк сату күпкә отышлырак булыр иде. Әнә шул һәм башка мәсьәләләр хакында эшлекле сөйләшү алып бардылар эшмәкәрләр. Киләчәктә үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр тагын ике сәнәгать мәйданчыгы белән танышачаклар.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото сайттанhttp://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдагы эшмәкәрләргђ үз эшләрен башлап җибәрергә барлык мөмкинлеклђр тудырылган