Азнакайда «Зоопарк 3D да» техник иҗат конкурсы узды
«Зоопарк 3D да» республика конкурсының муниципаль этабында 6 мәгариф оешмасыннан 18 укучы катнашты. Алар 3Д-принтеры кулланып ясаган һәм кулдан буяган әйберләрен тәкъдим иттеләр. «Кыргый җәнлекләр» номинациясендә I урынны Азнакай Балалар иҗат үзәгенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов, Ильяс Галиев, 5 нче мәктәптән Диләра Гәрәева, Наилә Кәримова, Азамат Хөсәинов (җитәкчеләре...
«Зоопарк 3D да» республика конкурсының муниципаль этабында 6 мәгариф оешмасыннан 18 укучы катнашты. Алар 3Д-принтеры кулланып ясаган һәм кулдан буяган әйберләрен тәкъдим иттеләр. «Кыргый җәнлекләр» номинациясендә I урынны Азнакай Балалар иҗат үзәгенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов, Ильяс Галиев, 5 нче мәктәптән Диләра Гәрәева, Наилә Кәримова, Азамат Хөсәинов (җитәкчеләре - Динарис Вәлиев); II урынны - Азнакай 2 нче мәктәбеннән Артур Садыйков, Айдар Садриев, Эльвина Зиннурова (җитәкчеләре - Шамил Садыйков), Актүбә 3 нче мәктәбеннән Эдуард Иванов, Айгөл Лотфуллина, Линара Вахитова (җитәкчеләре - Светлана Харисова), III урынны - Актүбә Балалар иҗаты үзәгеннән Тимур Мөслимов, Марат Хәйртдинов, Булат Хәмидуллин (җитәкчеләре - Светлана Харисова) яуладылар. «Экзотик җәнлекләр» номинациясендә I урынны Балалар иҗат үзәгенең Тымытык мәктәбе базасындагы «3 D - модельләштерү һәм басу» берләшмәсеннән Илшат Шәйгарданов, Сирин Галиев, Рәзилә Лотфуллина (җитәкчеләре - Гөлфия Шәйхуллина) алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев