Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үзәк чыршы ачылды

Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде. Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Ләкин бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә... 24 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел...

Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде. Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Ләкин бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә...

24 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасына кыш бабайлар десанты төшкән иде: чыршы янына берьюлы 35 Кыш бабай белән берсеннән-берсе чибәр 35 Кар кызы да килгән!

Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов районыбызда булган үзгәрешләр, күркәм уңышлар турында әйтеп узды. Ул азнакайлыларны Яңа 2015 ел белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда яңа уңышлар, иминлек һәм бәхет теләде.

Бәйрәм бүләкләү-тәбрикләүләргә дә бай булды. Иң яхшы Яңа ел чыршысы бизәлешенә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Ә инде дәртле җырлар, уеннар бар кешегә дә бәйрәм кәефе өстәп, алда торган бәйрәм алдыннан матур ял бүләк итте.


Быел үзәк мәйдан яңа елга тагын да купшырак итеп әзерләнгән. Биредә азнакайлыларның кышкы салкыннарда үзләренең күңел җылысын биреп, фантазиясен эшкә җигеп башкарган иҗат җимешләре урын алган. Боздан ясалган төрле сыннар, фигуралар, лабиринтлар, төрле әкият геройларын әйтәсе дә юк! Могҗиза, әкият иле шәһәребезнең Татарстан мәйданына күчкән икән бит! Ышанмасагыз, килеп карагыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үзәк чыршы ачылды