Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда жылылык өчен түләүнең арту сәбәпләре билгеле булды

- Февраль ае өчен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен күреп зур аптырашта калдык. Ул узган айлар белән чагыштырганда шактый артып килде. Юкса, февраль кыскарак та бит әле, - дип бу көннәрдә редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, без исәпләү үзәге директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. Һәм...

- Февраль ае өчен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен күреп зур аптырашта калдык. Ул узган айлар белән чагыштырганда шактый артып килде. Юкса, февраль кыскарак та бит әле, - дип бу көннәрдә редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.

Мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, без исәпләү үзәге директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. Һәм түбәндәге эчтәлектәге җавапны алдык:

- Андый сораулар безгә дә шактый килде. Бигрәк тә җылылык өчен түләүнең ни өчен артып килүен аңламаучылар күп. Ул һава торышына бәйле. Бик суык булган айларда түләү югары исәпләнә.

Мәсәлән, Солтангалиев урамы, 24 нче йортта күрсәткечләр 2013 елның 21 декабреннән 2014 елның 20 гыйнварына кадәр алынган. Бу чорда Азнакай районы буенча һава торышы көндезен (-5,7º С), кичен уртача (-6,7º С) булган. Гомумйорт җылылык приборы мәгълүматлары буенча 181,7 Гкал җылы кулланылган. Бу гыйнвар ае өчен.

Аннан соңгы айда исә яки 2014 елның 21 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр чорда (31 календарь көн, прибор күрсәткечләре үткән айның 21 числосыннан бу айның 20 сенә кадәр алына) (-16,1 С) һәм кичен уртача (17,4º С) тәшкил итә. Бу айда 236,4 Гкал. җылылык кулланылган. Аерма, билгеле, шактый.

Ә узган елның шул чоры белән чагыштырганда әлеге йорт 2013 елның гыйнвар ае өчен 219 Гкал, (бу температура графигына туры килә), ә февраль ае өчен 199 Гкал гына җылылык кулланган, шуңа түләү дә кимрәк килгән.

Быел гыйнвар ахыры һәм февраль ае бик суык булды. Кайбер көннәрдә һава температурасының 33 әр градуска кадәр төшүен дә онытмаска кирәк. Бу махсус таблицада да ачык күренә. Аның белән "Маяк" газетасы сайтында (+16 )танышырга мөмкин.

Дата

Һава температурасы º С

21.01.2014

- 23,8

22.01

- 22

23.01

- 20

24.01

- 13,4

25.01

- 25,3

26.01

- 26,6

27.01

- 24,3

28.01

- 24,9

29.01

- 32,5

30.01

- 33,6

31.01

- 27

01.02

- 21

02.02

- 18

03.02

- 17

04.02

- 22

05.02

- 18,5

06.02

- 25

07.02

- 30

08.02

- 22

09.02

- 18

10.02

- 13,8

11.02

- 16

12.02

- 11

13.02

- 9,6

14.02

- 6,5

15.02

- 4

16.02

- 2

17.02

- 4,5

18.02

- 6,8

19.02

- 7

20.02

- 9,8

Шунысын да искәртәбез: күпфатирлы йорттагы гомуми җылылык, кайнар һәм салкын су исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен алганда, җылылык челтәре, ТСЖ, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләренең һәм әлбәттә, үз йортыгыздан намуслы һәм ышанычлы бер әгъза булуы зур әһәмияткә ия.

Ә инде үз фатирларыгыздагы шәхси прибор күрсәткечләрен агымдагы айның 26 нчы числосыннан да соңга калмыйча, 7-35-66 телефоны аша исәпләү үзәгенә, үзегезнең ТСЖ, идарә компаниясенә хәбәр итәргә кирәк. Күрсәткечләрне түләү квитанциясендә күрсәтсәгез, өстәмә хәбәр итәргә кирәкми. Әмма агымдагы айның 28 нче числосына кадәр түләвегезне сорыйбыз. Шулай булмаганда, ул киләсе айда гына исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда жылылык өчен түләүнең арту сәбәпләре билгеле булды