Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Замана авторлары – балаларга» проекты җитәкчесе Вера Хәмидуллина белән очрашу узды

Мәдәният елы кысаларында Азнакай балалар район китапханәсендә Яр Чаллыда яшәүче шагыйрә Вера Хәмидуллина белән очрашу узды. Ул - «Замана авторлары - балаларга» әдәби проектының авторы һәм җитәкчесе, халыкара бәйгеләр лауреаты, призеры һәм дипломанты, «Новый Современник» Халыкара язучылар Союзы, Россия һәм Татарстан язучылар Союзы, XXI нче гасыр язучылар Союзы әгъзасы. Очрашу...

Мәдәният елы кысаларында Азнакай балалар район китапханәсендә Яр Чаллыда яшәүче шагыйрә Вера Хәмидуллина белән очрашу узды. Ул - «Замана авторлары - балаларга» әдәби проектының авторы һәм җитәкчесе, халыкара бәйгеләр лауреаты, призеры һәм дипломанты, «Новый Современник» Халыкара язучылар Союзы, Россия һәм Татарстан язучылар Союзы, XXI нче гасыр язучылар Союзы әгъзасы.

Очрашу 3 этапта узды: башта Вера Хәмидуллина белән балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, аннары - башлангыч сыйныф укучылары, ахырда - җирле санаторийда ял итүчеләр очрашты.

Малайлар һәм кызлар Вера Хәмидуллина шигырьләрен, шаян җырлар башкарды, скрипкада уйнады, биеде.

Мастер-класс барышында кунагыбыз шигырь язу серләрен ачты, тормышында булган кызыклы хәлләр турында сөйләде.

Очрашу авторның автографы белән китаплар тапшыру һәм күмәк фотографиягә төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда «Замана авторлары – балаларга» проекты җитәкчесе Вера Хәмидуллина белән очрашу узды