Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юлда калдырылган машиналарны эвакуацияли башладылар

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы "Бал" дигәнгә карап кына авыз балланмаган кебек, күпме генә лаф орсак та кар-бураннар бетми, көннәр җылытмый торып Азнакай эчендәге кайбер юлларның хәвеф чыганагы булып калуыннан котылып булмастыр, мөгаен. Югыйсә, шәһәр урамнарын, тротуарларны кардан-боздан арындыру, аны аерым билгеләнгән урынга чыгарып түгү өчен бу эш белән шөгыльләнүче "МППБиО"...

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

"Бал" дигәнгә карап кына авыз балланмаган кебек, күпме генә лаф орсак та кар-бураннар бетми, көннәр җылытмый торып Азнакай эчендәге кайбер юлларның хәвеф чыганагы булып калуыннан котылып булмастыр, мөгаен.


Югыйсә, шәһәр урамнарын, тротуарларны кардан-боздан арындыру, аны аерым билгеләнгән урынга чыгарып түгү өчен бу эш белән шөгыльләнүче "МППБиО" ААҖнең барлык мөмкинлеге - җитәрлек күләмдәге техникасы да, эшче персоналлары да бар. Кирәк чагында алар иртә таңнан алып төн караңгылыгына кадәр эштән бушамыйлар. Ленин, Гагарин, Нефтьчеләр, Солтангалиев, Шәйхетдинов, Вәлиханов кебек үзәк һәм хәрәкәт өчен аеруча мөһим булган урамнарны һәрвакыт җиренә җиткереп чистартып, кардан-боздан арындырып торалар.


Әмма бюджетка тиешле салымын вакытында түләп баручы азнакайлылар мондый чисталык, тәртипнең шәһәрнең барлык урамында, тротуарында булуын тели. Бу турыда аларның газетабызга язган, телефон аша җиткергән гозерләре, канәгатьсезлекләре дә ачык сөйли. Әйтик, нигә Хәсәнов урамындагы 4 - 10 йортлар арасындагы тротуар кардан тиешенчә арындырылмый?

"МППБиО" җәмгыяте администрациясе, ЮХИДИ бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең даими кисәтүләренә, көндезге вакытта техника кую вакыты чикләнү турындагы билге куелуга карамастан, ни өчен әлеге бер яклы хәрәкәт урнаштырылган урамның ике ягында да тәүлек буена шәхси автомобильләр тезелеп тора? Нәтиҗәдә, юл чистартылмый кала.

Ә бу, үз чиратында, хәрәкәт итүче машиналар өчен авария һәм юл аркылы чыгучы җәяүлеләр өчен һәлакәт чыганагына әйләнә.


Ямашев урамының буеннан-буена, аеруча "Азнакай" санаторие урнашкан тирәдәге кар-бозны машина көпчәкләре чокырга әйләндергән. Каршы яктан килүче автомобильләрнең берсе юл бирү өчен колеядән чыгыйм дисә, юлга аркылы килүен, шуның белән фаҗига килеп чыгуын көт тә тор. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, грейдер белән әлеге юлдан бер-ике тапкыр узу да җитәдер, мөгаен.


Болар өстенә, ярамаганлыгын, хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренә каршы килүен белә торып, ни өчен юлчылар юллар кисешкән урыннарны кар өемнәре белән каплыйлар? Шәһәрдә мондый урыннарны чат саен диярлек күзәтеп була.

P.S. Кичә иртә таңнан
Азнакайның М.Хәсәнов урамын кардан-боздан чистарту эшләре башланды. Юлда калдырылган машиналарны эвакуацияләделәр. Шулай да, кайбер үҗәт шоферлар автомобильләрен юлдан алып куярга җитеште. Тәртипне Азнакайның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тәэмин итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юлда калдырылган машиналарны эвакуацияли башладылар