Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юл йөрү кагыйдәсен кызлар яхшырак белә

ДОСААФ автомәктәбе базасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының 18 отряды арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән район конкурсы уздырылды. Аны ЮХИДИ бүлекчәсе, ДОСААФ автомәктәбе һәм Балалар иҗаты үзәге оештырды. Әлеге чараның максаты балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен киметү, юл йөрү кагыйдәләре буенча мәктәптә алган белемнәрен ныгыту иде. Конкурс программасы "Юл йөрү кагыйдәләрен иң...

ДОСААФ автомәктәбе базасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының 18 отряды арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән район конкурсы уздырылды. Аны ЮХИДИ бүлекчәсе, ДОСААФ автомәктәбе һәм Балалар иҗаты үзәге оештырды. Әлеге чараның максаты балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен киметү, юл йөрү кагыйдәләре буенча мәктәптә алган белемнәрен ныгыту иде.

Конкурс программасы "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" һәм "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү нигезләре" дигән ике станциядән торды. 9-11 яшьлек балалар өчен иң катлаулысы компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләренә имтихан тапшыру булгандыр, мөгаен. Чөнки алар ДОСААФ курсантларына бирелә торган мәсьәләләрне чиштеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң күп белүче дип Сарлы мәктәбеннән Зөһрә Минһаҗева табылды. Камилә Исламова (Сарлы мәктәбе) белән Гүзәл Габделхакова да (шәһәрнең 9 нчы мәктәбе) соракларга иң күп дөрес җавапны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юл йөрү кагыйдәсен кызлар яхшырак белә