Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хата ясаучылар юлларда аз түгел. Ел башыннан район юлларында булган 30 юл-транспорт һәлакәтендә сигез кешенең гомере өзелеп, 41е тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең күпчелек өлеше исерек шоферлар гаебе белән...

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хата ясаучылар юлларда аз түгел. Ел башыннан район юлларында булган 30 юл-транспорт һәлакәтендә сигез кешенең гомере өзелеп, 41е тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең күпчелек өлеше исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан. Гыйнвар аеннан бүгенге көнгәчә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 170 (!) кеше машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. Күпме бу, азмы? Гаилә, балалар язмышы белән үлчәп карасаң, бик күп. Ә алар артында кыелган гомерләр, җимерелгән язмышлар тора.
Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктылар.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 25 кеше ачыкланды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 3, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән - 2, тизлек режимын бозган- 6, машина тәрәзәсен тонировкалап - караңгылатып йөргән 5 кеше җаваплылыкка тартылды. Исерек хәлдә руль артына утырып чыгучы да җавап тотудан котыла алмады. Шоферга җәзаны суд бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрд...