Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре аек мотоцикистның транспортын тартып алганнар

Күптән түгел, редакциябез почтасына түбәндәге эчтәлекле хат килде. «ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм бүлек начальнигына зур үтенеч белән хат язам. Күңелемне бер сорау борчый: ни өчен инспекторлар авылларга чыгып, мотоцикллы кешеләргә "бәйләнәләр" икән? Күпчелек кеше әлеге төр транспорт белән мал тамагын туйдырып, үз тормышын алып барырга тырыша. Күптән түгел, аек килеш йөргән...

Күптән түгел, редакциябез почтасына түбәндәге эчтәлекле хат килде.

«ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм бүлек начальнигына зур үтенеч белән хат язам. Күңелемне бер сорау борчый: ни өчен инспекторлар авылларга чыгып, мотоцикллы кешеләргә "бәйләнәләр" икән? Күпчелек кеше әлеге төр транспорт белән мал тамагын туйдырып, үз тормышын алып барырга тырыша. Күптән түгел, аек килеш йөргән берәүнең мотоциклын алып киттеләр. Тырышып дөнья көтеп йөргән кешенең ни гаебе булсын, ул бит тәртип бозмаган. Авыл халкы әлеге хәлгә бик аптырады. Сезгә әйтәсе килгән сүзем шул, без ипи, ит, сөт җитештерү өчен тырышып көн итәбез. Авыллар яшәсә, шәһәр халкы да яшәр. Тәртип бозып йөрүчеләр җитәрлек бит, дөнья көтәргә, мал-туар асрарга җан атып йөргәннәрне борчымагыз, зинһар. Югары Стәрледән Гөлчәчәк апагыз."

Әлеге хатны район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рафаил Шәрәфиевкә юллап, аннан түбәндәге эчтәлекле җавап алдык.

"Чыннан да, 17 июль көнне Югары Стәрледә гражданин В. идарә иткән мотоцикл тартып алынып, штраф стоянкага куелды. Йөрәгегез янганын аңлыйм, ләкин без закон кысаларында эш итәргә тиеш. Мотоцикл йөртүченең әлеге төр техника белән идарә итү өчен тиешле категорияле таныклыгы юк. Транспорт исәпкә куелмаган, аңа техник тикшерү уздырылмаган, мәҗбүри иминиятләштерү полисы юк. Әлбәттә, җәй өчен мотоциклдан да уңайлы транспорт чарасы юктыр ул. Әмма тикшерү узмаган, төзек булмаган тимер «ат»та йөрүнең азагы бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Мотоцикл белән бәйле аварияләр әледән-әле булып тора.

Мотоциклга утырып юлга чыгучының "А" категорияле йөртү таныклыгы, башында каскасы бар һәм үзе аек икән, транспорт чарасы теркәлгән, техник тикшерү узган булса, аңа карата ЮХИДИ хезмәткәренең бернинди дә дәгъвасы булмас иде. Күңелсез хәлләргә очрамас өчен һәркем законда каралганнарны үтәргә тиеш.

Әлеге җәһәттән авыл җирлекләре Советлары башлыкларына да мөрәҗәгать итәсе килә. Юлларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә аларның булышлык күрсәтүләрен сорыйбыз. Мотоцикллар санын, аның теркәлү-теркәлмәвен җитәкчеләр каты контрольдә тотсыннар һәм юл йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне авыл халкына үзвакытында җиткерсеннәр иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре аек мотоцикистның транспортын тартып алганнар