Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара

"Мөстәкыймов ис." хуҗалыгының чем-кара чиста пар җирендә чәчүе дә күңелле. Алдынгы механизаторлар: Рәсим Гыйздәтуллин, Ирек Фәтхетдинов, Рөстәм Хәбибуллин, баш агроном Раил Җиһангиров белән. Дүшәмбе көнне, 10 августта, азнакайлылар көзге культуралар чәчә башладылар. Һәрбер мөһим эшкә керешер алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре, ветераннар һәм башка җаваплы хезмәткәрләрнең бергәләп сөйләшеп, фикер алышуы...

"Мөстәкыймов ис." хуҗалыгының чем-кара чиста пар җирендә чәчүе дә күңелле. Алдынгы механизаторлар: Рәсим Гыйздәтуллин, Ирек Фәтхетдинов, Рөстәм Хәбибуллин, баш агроном Раил Җиһангиров белән.

Дүшәмбе көнне, 10 августта, азнакайлылар көзге культуралар чәчә башладылар.
Һәрбер мөһим эшкә керешер алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре, ветераннар һәм башка җаваплы хезмәткәрләрнең бергәләп сөйләшеп, фикер алышуы районда матур бер традициягә әверелде. Көзге культураларны чәчүгә старт бирелү алдыннан да "Мөстәкыймов ис." хуҗалык басуына җыелдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре кыр эшләре, уҗым культуралары чәчүнең технологик үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр буенча эчтәлекле чыгыш ясадылар. Көзге кыр эшләре мөһим һәм җаваплы чара, чөнки киләчәк уңышка нигез нәкъ менә бүгеннән үк салына. Туфракта дым булганда, даими яңгырларга киткәнче җир куенына орлыклар салып калуның күпкә отышлырак икәнлегенә басым ясадылар. Югары агротехник таләпләрне саклау, тиешенчә минераль ашламалар кертү, корткычларга каршы даими көрәш, орлык базасын ныгыту - бу таләпләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, уңышка өмет итеп булмый. Соңгы еллардагы корылык игенчене төрле алымнарны барларга мәҗбүр итә. Шуңа да көзге культуралар чәчү мәйданы да елдан-ел арта.
- Быел чәчү мәйданын 25 мең гектарга җиткерәбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Җитәрлек дәрәҗәдә чәчүлек орлык, ашламабыз, техникаларыбыз бар. Шулай ук җир эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен тырышалар.
Азнакайлылар көзге чәчү эшләрен сентябрь башларына төгәлләү бурычын куйдылар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара