Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда югалган авылларны барлыйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Оясы туздырылып ташланган кошларны күргәнегез бармы? Ачыргаланып бер күккә күтәрелеп, бер җиргә төшеп, кайчандыр оясы булган урынны эзлиләр алар. Туган авыллары, нигезләре юкка чыккан кешеләр дә нәкъ шул кошлар кебек туган авыл җирләренә кайтып, үз нигез урыннарын эзлиләр. Кайбер авыллар җир йөзеннән бөтенләй югалганнар, бары тик моңаеп зиратлар гына утырып...

Оясы туздырылып ташланган кошларны күргәнегез бармы? Ачыргаланып бер күккә күтәрелеп, бер җиргә төшеп, кайчандыр оясы булган урынны эзлиләр алар. Туган авыллары, нигезләре юкка чыккан кешеләр дә нәкъ шул кошлар кебек туган авыл җирләренә кайтып, үз нигез урыннарын эзлиләр. Кайбер авыллар җир йөзеннән бөтенләй югалганнар, бары тик моңаеп зиратлар гына утырып калган. Кайберләрендә хәтта зиратлар да юкка чыккан. Ә бит бу урында кайчандыр тормыш кайнаган, кешеләр гаилә корган, балалар үстергәннәр. Югалган туган җирләре турында истәлекләрен хәтер түрендә саклап килгән өлкән яшьтәгеләр дә бер-бер артлы китә бара. Ә аларны балаларга, оныкларга да җиткерәсе килә. Алар әби-бабаларының туган җире турында белеп торсын иде. Югалган авылларны барлауга районда иң беренчеләрдән булып китапханәчеләр кузгалды. Авылдашларны очраштырып, матур-матур кичәләр уздырдылар алар. Шактый материал туплангач, китап чыгару инициативасы белән яна башладылар. Аларга район җитәкчелеге, районыбызда иҗат итүче язучылар, журналистлар, авылдашлар үзләре кушылды. Әнә шулай итеп районыбызда өр-яңа "Югалган авыллар җылысы" дип аталган җыентык дөнья күрде. Бу китапның алга таба да дәвамы булырмы? Гомумән, югалган авылларыбыз турында тарих битләренә язып калдыру, кечеләрен яңарту, гомумән, тарихыбызны барлау юнәлешендә ниләр эшләргә? Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, китапны төзүче, язучы Марсель Гариповның "Маяк" газетасы журналистлары белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды. Тагы да тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев