Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яугирләрнең өч буыны очрашты

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы узды. Анда килүче кунакларны ерактан ук тынлы оркестр башкаруындагы күңелләрне җилкендергеч марш аһәңнәре каршылады... Зур залда бүген әлеге чараның иң хөрмәтле кешеләре - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы, Ерак Көнчыгышта япон самурайларын тар-мар итүдә катнашкан...

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы узды. Анда килүче кунакларны ерактан ук тынлы оркестр башкаруындагы күңелләрне җилкендергеч марш аһәңнәре каршылады...

Зур залда бүген әлеге чараның иң хөрмәтле кешеләре - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы, Ерак Көнчыгышта япон самурайларын тар-мар итүдә катнашкан өлкән яшьтәге яугир-ветераннар янәшәсендә аларның дәвамчылары - уллары, оныклары - Әфган сугышы ветераннары, Төньяк Кавказда Конституция тәртибен урнаштыруда катнашучылар, кайчандыр СССР һәм Россия Кораллы Көчләре составында хезмәт итеп кайткан запастагы офицерлар, диңгезчеләр, солдатлар, Ватан сакчысы кебек изге бурычны дәвам итәргә әзерлек узучы яшь буын вәкилләре утыра.

Менә хәрби марш фанфаралары астында зал аша сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Азнакай муниципаль районы флагларын күтәргән байрак йөртүче офицерлар төркеме күтәрелә.

...Тантананы Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты, очрашуга килүчеләрне һәм үз вакытында хәрби хезмәт үткән, шуның белән Ватанны саклауга лаеклы өлешләрен керткән районның барлык ир-егетләрен, хатын-кызларын тәбрик итте, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Ватан сакчыларын бәйрәм белән Татарстан Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы подполковник Рәдиф Камалеев, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Азнакай районы җәмәгатьчелек оешмасы рәисе, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илшат Исламов котлады.

Ил сакчыларына балалар иҗаты үзәгеннән барабанчылар төркеме кызлары кәнәфер чәчәкләре, Мәдәният йорты артистлары, андагы һәвәскәрләр түгәрәгенә йөрүче балалар һәм өлкәннәр үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.

Наил МАЛИКОВ

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яугирләрнең өч буыны очрашты