Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче өлкәннәр - ихтирам түрендә

Октябрь ае Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт ае булып календарь битләренә уелды. Әлеге көн уңаеннан районыбызда һәр елны Өлкәннәр айлыгы уздыру да матур гадәткә керде. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизов белән әңгәмәбез айлык барышында оештырылган чаралар, игелекле эшләр турында. -Газинур Рәисович, айлыкның максаты нидән гыйбарәт һәм аңа ирешелде дип саныйсызмы? -Җирлегебездәге...

Октябрь ае Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт ае булып календарь битләренә уелды. Әлеге көн уңаеннан районыбызда һәр елны Өлкәннәр айлыгы уздыру да матур гадәткә керде. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизов белән әңгәмәбез айлык барышында оештырылган чаралар, игелекле эшләр турында.

-Газинур Рәисович, айлыкның максаты нидән гыйбарәт һәм аңа ирешелде дип саныйсызмы?
-Җирлегебездәге барлык оешма-предприятиеләр, авыл биләмәләрендә сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга матди һәм рухи ярдәм оештыру, аларны коллективларга чакырып табын артында очрашулар үткәрү, йорт-фатирларын ремонтлау, төзекләндерүдә ярдәм итү, ихаталарын кышка әзерләү, азык-төлек, терлек азыгы туплауда булышу максаты куелды.


Айлык өлкәннәребез яраткан, көтеп алган Әбиләр чуагы белән башланып китте. Авыллардан, шәһәрдән, Актүбә бистәсеннән җыелган ветераннар белән очрашуга Сарман һәм Туймазы районнарыннан да чордашлары килде. Бәйрәмдә Татарстан республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фоминның килүе аны тагын да тантаналы итте.


Тымытык авылында "Азнакай" санаторий-профилакториесенең филиалы ачылу бу чорның куанычлы вакыйгаларыннан берсе булды. Биредә районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Моның өчен заманча шартлар тудырылган. "Безнең кадерле ветераныбыз" республика акциясе кысаларында район үзәк сырхауханәсендә сугышта катнашкан райондашларыбыз өчен махсус палаталар булдырыла. "Ак Чишә" һәм Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә бу чорда 128 өлкән кеше сәламәтлекләрен ныгытты.


-Өлкәннәребезгә кыш җитәрлек яшелчә, башкасын алып калуда шәһәрдә атна саен үткәрелүче өмәләрнең дә файдасы зур, шулай бит?
-Крестьян-фермерлык ширкәтләре, агрофирмалар һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү предприятиеләре тәкъдим иткән товарлар ассортименты киң. Ярминкәләрдә арзан бәягә итен, бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ярмалар һәм башка азык-төлек алырга мөмкин. Әйтик, соңгысында гына да Азнакай һәм Актүбәдә йөзләрчә мең сумлык продукция сатылды.


Ялгыз яшәүче өлкәннәребез турында кайгыртып, аларга бәрәңге, яшелчә өләшү оештырылды. Монда иман йортларына, бигрәк тә Ак мәчеткә йөрүчеләрнең олы игелеген әйтергә кирәк.
-Район җитәкчеләре сугыш ветераннарын туган көннәрендә, ә инде барлык өлкәннәребезне дә 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән өйләренә барып котлауны матур бер гадәткә кертте, бу аларга кадер-хөрмәтнең зурдан булуын дәлилли...


-Мондый котлаулар ел дәвамында бара. Өлкәннәр айлыгында гына да район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасарлары, җитәкчеләр 28 райондашыбыз янында булып, котладык, бүләкләр тапшырдык. Картлар һәи инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә игътибардан читтә калмый. Игелек чараларыннан тыш, аларга ял кичәләре, очрашулар да оештырыла. Айлык дәвамында районыбыз клубларында, Мәдәният йортларында, гомумән, барлык мәдәни учакларда концерт-бәйгеләр, спорт ярышлары тынып тормады. Мәгариф учреждениеләрендә истәлекле очрашулар, тәрбия сәгатьләре барды, тимурчыларның да ярдәме тиде.


-Өлкәннәребезгә, һәр елдагыча, бушлай хезмәт күрсәтүләр дә оештырылгандыр?..
-Ай дәвамында пенсионерларга шәһәр мунчасында бушлай юыну мөмкинлеге бирелде. Азнакайда аннан 1055, Актүбәдә 445 кеше файдаланды. "Интех" ширкәте 23 пенсионерга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтте. Аяк һәм өс киемнәрен ремонтлауда шулай ук ташламалар ясалды.


Болар өлкәннәребезгә булган кайгырту-ярдәмнең беркадәре генә. Аларга үзләре элек хезмәт куйган коллективлар тарафыннан да ярдәм-игътибарның өзлексез баруын әйтергә кирәк. Игелек өлгесе булган бу гамәлләр алга таба да дәвам итәр, дип уйлым. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чорында бу аеруча мөһим.


Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче өлкәннәр ихтирам түрендә