Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Фәндәс һәм Миңкамал Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел

Азнакайда яшәүче безнең кадерле кешеләребез - Миңкамал Солтангир кызы һәм Фәндәс Сәгыйрь улы Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел. Аларны бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдыгыз, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомерегез сәламәтлектә, кайгы-хәсрәтсез, бер-берегезгә кирәк, терәк...

Азнакайда яшәүче безнең кадерле кешеләребез - Миңкамал Солтангир кызы һәм Фәндәс Сәгыйрь улы Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел.

Аларны бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдыгыз, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз.
Аллаһы Тәгалә биргән гомерегез сәламәтлектә, кайгы-хәсрәтсез, бер-берегезгә кирәк, терәк булып үтсен, үстергән балаларыгызның, оныкларыгызның миһербан-шәфкатен тоеп, мул тормышта куанып яшәргә насыйп итсен.
Сыенышып үскән яшь каеннар кебек
Бергә үтте тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай
Моннан соң да бергә булыгыз.
Күпме генә теләк теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Бик күп игелекләр эшләдегез
Кешеләргә гомер буена.
Сезне яратып изге теләкләр белән: кызларыгыз Эльвира-Рамил, Вильдан, Динар, Илдар-Айгөл, Илүзә, Гүзәл, Ильнур-Гөлнара, Сәит, Ислам, Әмилә-Вильдан, кода-кодагыйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче Фәндәс һәм Миңкамал Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел