Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь янгын сүндерүчеләр көч сынашты

Янгын күзәтчелеге бүлеге һәм ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре район укучылары арасында янгын профилактикасын пропагандалауга, янгын-гамәли спортын үстерүгә зур игътибар бирәләр. Традиция буенча 24 нче янгын часте базасында район мәктәпләре арасында ярышлар узды. Укучылар арасында беренчел янгын сүндерү чараларын нәтиҗәле файдалану күнекмәләре булдыру, аеруча хәзерлекле дружиналарны ачыклау максатыннан оештырылган ярышларда 7...

Янгын күзәтчелеге бүлеге һәм ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре район укучылары арасында янгын профилактикасын пропагандалауга, янгын-гамәли спортын үстерүгә зур игътибар бирәләр. Традиция буенча 24 нче янгын часте базасында район мәктәпләре арасында ярышлар узды. Укучылар арасында беренчел янгын сүндерү чараларын нәтиҗәле файдалану күнекмәләре булдыру, аеруча хәзерлекле дружиналарны ачыклау максатыннан оештырылган ярышларда 7 команда көч сынашты. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе баш белгече Равил Хөсәенов һәм ВДПО инструкторы Рәйлә Зәкиева беренче урынны алган 9 нчы мәктәпнең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына (җитәкчесе М. Хөҗҗәтов) янгын-гамәли спорт буенча Азнакай районының күчмә кубогын тапшырдылар. Сарлы командасы - икенче (җитәкчесе И. Халиков), Азнакайдагы 3 нче мәктәп командасы (С. Булатова) өченче урынны алдылар. Призлы урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда катнашучы командалар Мактау грамоталары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында матур бизәкле китапларга ия булдылар. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре укучыларга җәйге каникуллар чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен янә исләренә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшь янгын сүндерүчеләр көч сынашты