Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышлары узды

Яшь янгын сүндерүче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә, башкаларны да өйрәтергә һәм һәрвакытта да ярдәмгә әзер торырга тиешләр. Азнакай районы мәктәпләрендә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышларында кемнең нинди хәзерлектә булуы чагылыш тапты. Яшь дружиначылар нәкъ чынбарлыктагыча "ут" белән көрәштеләр, зыян күрүчеләрне коткардылар. Алар шулай ук янгынга каршы көрәштә теоретик белемнәрен...

Яшь янгын сүндерүче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә, башкаларны да өйрәтергә һәм һәрвакытта да ярдәмгә әзер торырга тиешләр.

Азнакай районы мәктәпләрендә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышларында кемнең нинди хәзерлектә булуы чагылыш тапты.

Яшь дружиначылар нәкъ чынбарлыктагыча "ут" белән көрәштеләр, зыян күрүчеләрне коткардылар. Алар шулай ук янгынга каршы көрәштә теоретик белемнәрен дә күрсәттеләр.

Баш хөкемдар күзәтчелек бүлеге начальнигы Рәфис Зарипов янгын-кулланма спорты буенча күчмә кубокны беренче урынны алган Сарлы яшь дружиначыларына тапшырды.

Урсай командасы - икенче, Азнакайдагы 4 нче лицей командасы өченче урынны алды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан кала, янгынга каршы пропаганда буенча зур өлеш керткән 4 нче лицей укучылары Мактау грамотасына ия булдылар.

Бәйгедән соң, янгын сүндерүче абыйлары укучыларга янгынны сүндерү буенча күнекмәләр күрсәттеләр һәм җәйге яллар имин үтсен өчен киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярышлары узды