Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь авиаторлар түгәрәге эшли башлый

Малай чакта кем генә очучы булу турында хыялланмый икән? Менә азнакайлыларның бу хыялы тормышка ашарга тора. Тиздән гимназия базасында "Яшь авиатор" түгәрәге эшли башлаячак. Мәктәпләрдә укучыларны бу түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру бара. - Без быел "Авиация иле" проекты белән республика конкурсында катнашып, 1 млн 200 мең сумлык грант оттык. Менә...

Малай чакта кем генә очучы булу турында хыялланмый икән? Менә азнакайлыларның бу хыялы тормышка ашарга тора. Тиздән гимназия базасында "Яшь авиатор" түгәрәге эшли башлаячак. Мәктәпләрдә укучыларны бу түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру бара.

- Без быел "Авиация иле" проекты белән республика конкурсында катнашып, 1 млн 200 мең сумлык грант оттык. Менә шул акчага шушы көннәрдә тренажер кайтачак һәм очучылык эшенә керешәчәкбез. Әлеге хокукка республиканың бары биш районы ия булды, - ди Балалар иҗаты үзәгенең структура бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Шиһапова.

Авиатехника серләренә исә укучыларны тәҗрибәле очучы Илдар Фазуллин төшендерәчәк.

Түгәрәк ишекләре алтынчыдан унберенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен ачык. Анда ике төркем булып, һәрберсендә унбиш бала шөгыльләнәчәк. Йөрү - бушлай.

- Әле берничә мәктәптә генә очрашуда булдык, теләүчеләр инде ташып ашты, - ди Илдар Фазуллин. - Әлбәттә, теләк бер нәрсә, әле бит сәламәтлекнең рөхсәт итүе дә кирәк. Әмма борын салындырырга ярамый, сәламәтлекне ныгыту үзебездән тора. Безнең максат - булачак очучылар әзерләү. Укучыларны очарга, техника белән эш итәргә, конструкторлар күнекмәләренә өйрәтәчәкбез. Түгәрәккә йөрүчеләр очу училищеларына кергәндә ташламаларга ия булачак.

Чын очучы булыр өчен тәмәке тартмаска, исерткеч һәм наркотик матдәләр кулланмаска, спорт белән дус булырга кирәк, чөнки кулыңда - кешеләр тормышы.

- Тренажер самолет салонын хәтерләтә, барлык очкычы җиһазлар бар. Махсус программа нигезендә үзеңне һавада кебек хис итәсең. Әмма чынлыктагы хисләр бөтенләй башкача, ул иркенлекне, биеклекне, гүзәл күренешләрне сүз белән генә аңлатып биреп булмый, - ди түгәрәк җитәкчесе.

Язын медицина комиссиясен узганнар җәйге лагерьга барачак. Илдар Фәйзуллин укучыларны аэродромда чын самолетлар белән якыннан танышу көтә ди.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшь авиаторлар түгәрәге эшли башлый