Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ярминкәләр гөрләде

Бу көнне Татарстан мәйданында иртә белән үк ярминкәләр гөрләде. Халык хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләрен аеруча үз итә. Алар чыннан да арзан һәм сыйфаты да яхшы. Кибеттә кайдан кайткан да, ни сатасыларын кайдан беләсең. - Менә бәрәңге алдым әле, - ди Нәҗибә апа. - Шул кадәр яхшы, шыкырдап тора. Сөйрәп булса...

Бу көнне Татарстан мәйданында иртә белән үк ярминкәләр гөрләде. Халык хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләрен аеруча үз итә. Алар чыннан да арзан һәм сыйфаты да яхшы. Кибеттә кайдан кайткан да, ни сатасыларын кайдан беләсең.
- Менә бәрәңге алдым әле, - ди Нәҗибә апа. - Шул кадәр яхшы, шыкырдап тора. Сөйрәп булса да алып кайтам мин аны. Кибеттә аның шиңеп беткәне дә бик кыйммәт тора. Монда арзан да. Кишер, кәбестә, чөгендер дә сатсыннар иде. Бик рәхәтләнеп алыр идек. Ярминкәне оештыручыларга бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә ярминкәләребез гөрләп торсын!
- Без менә күп итеп арпа сатып алдык, - дип сүзгә кушыла Гөлсирин апа. - Арпасы чиста, матур. Пенсиядә булсак та үз хуҗалыгыбызда кош-корт, куян асрыйбыз.
Ул арада тормыш иптәше Әсгать Сафиуллин "Азнакай"АФ" хуҗалыгы бик мулдан алып килгән ашлык төягән машинадан дүрт капчыкны алып та куйды. Янәшәдә генә "Таллы Бүләк" , "Тукай" хуҗалыклары алып килгән ашлыккка да чират тезелгән. "Дүрт тонна алып килгән идек,сатып бетерәбез инде", - ди хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.
Азнакайлылар үз җирлегендә юмарт авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр булу белән чиксез бәхетле. Тирә-юньгә ит, бал, ашлык, яшелчә... сатучы сәүдә нокталары тезелеп киткән. Алай гына да түгел, кунакчыл авыл хуҗалыклары хезмәтчәннәре шәһәрлеләргә һәрвакыттагыча чәй өстәлләре дә хәзерләгәннәр. Чоҗылдап коймагы пешеп тора, өстәлләргә тәм-томнар тезелгән, самовар кайнап тора. Бәйрәмгә килгән таныш-белешләрең белән кайнар чәй эчүләргә ни җитә. Ярминкә ул элек-электән әнә шулай зур бәйрәм буларак үткәрелгән.
... Яз килде. Төкле аякларың, иминлек, бәхет-куанычларың белән кил гүзәл Нәүрүзбикә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ярминкәләр гөрләде