Азнакайда янгыннан каза күргән гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә
Билгеле булганча, каты суыклар вакытында районыбызда бер-бер артлы янгыннар булып, күпме гаилә янгыннан каза күрде. Азнакайлылар якташларының кайгы-хәсрәтенә битараф калмады, кем ничек булдыра ала, бердәм булып ярдәм кулы сузырга тырышты. Кыш уртасында йорт-җирсез калган Галиевләр (Азнакай шәһәре, Ялкын ур, 22) гаиләсе күрсәтелгән ярдәм өчен райондашларына чиксез рәхмәтле. Кызганыч, янгыннар әле...
Билгеле булганча, каты суыклар вакытында районыбызда бер-бер артлы янгыннар булып, күпме гаилә янгыннан каза күрде.
Азнакайлылар якташларының кайгы-хәсрәтенә битараф калмады, кем ничек булдыра ала, бердәм булып ярдәм кулы сузырга тырышты. Кыш уртасында йорт-җирсез калган Галиевләр (Азнакай шәһәре, Ялкын ур, 22) гаиләсе күрсәтелгән ярдәм өчен райондашларына чиксез рәхмәтле.
Кызганыч, янгыннар әле дә булып тора.
Азнакайда булган БАРЛЫК янгыннар турында укыгыз.
Гыйнвар-февраль айларында гына да Кәтем авылында Әхмәтовлар гаиләсендә (Сәхбиев ур., 40 йорт), Микулино авылында Скрынниклар (Совет ур., 2 йорт), Мәндәй авылында Ризатдиновлар (Яшьләр ур.,6 йорт) гаиләләре яшәгән торак йортларда янгын чыкты.
Хөрмәтле азнакайлылар, якташларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Авыр вакытта аларның кайгысына битараф калмыйк! Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр зыян күрүченең исем фамилиясен күрсәтеп "Азнакай" фондына акча күчерә алалар.
Фонд "Азнакай" Азнакаевского муниципального района 423330, Республика Татарстан, г.Азнакаево, ул. Ленина, д. 22.
№40703810423020000016
ОАО "АК БАРС" Банк г.Казань ИНН/КПП 1643011057/164301001
ОГРН 1091600002010
Кор.Счет. 30101810000000000805
БИК 049205805
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев