Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа йортлар калка

Узган шимбәдә шәһәребезнең яңа микрорайонында сафка басып килүче Радужная урамындагы 3нче йортның ике подъезды фатирлары хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. 96 фатирлы бу йортның подрядчысы - "КСТ-2000" ҖЧҖ. Монсы - аларның яңа микрорайонда калыккан өченче йортлары. Әлегә өченче һәм дүртенче подъездларда эшләр тәмамлануга бара, ә инде тулаем йорт киләсе елның язында тапшырылыр,...

Узган шимбәдә шәһәребезнең яңа микрорайонында сафка басып килүче Радужная урамындагы 3нче йортның ике подъезды фатирлары хуҗаларына ачкычлар тапшырылды.

96 фатирлы бу йортның подрядчысы - "КСТ-2000" ҖЧҖ. Монсы - аларның яңа микрорайонда калыккан өченче йортлары. Әлегә өченче һәм дүртенче подъездларда эшләр тәмамлануга бара, ә инде тулаем йорт киләсе елның язында тапшырылыр, дип көтелә.

-Сезгә бүген ачкычларны фатирларны кереп күреп, үзегезнең фикерләрегезне җиткерү, подрядчыга җитешсезлекләрне күрсәтү максатыннан чыгып тапшырабыз, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа хуҗаларга мөрәҗәгать итеп.

Биредәге фатирлар нигездә ипотека кредиты, социаль программалар буенча бирелә. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр һ.б. бар. Ветеранга тапшырыласы фатирларның берсенә узабыз. Бүлмәләр иркен, җылы. Төзүчеләр сүзенә караганда, төзелештә заманча, югары технология белән эшләнгән материал кулланылган, йортта үтә салкыннарда да җылы булачак, дип ышандырдылар.

Әлбәттә, әле җиренә җиткерәсе урыннар байтак. Булачак хуҗалар күзеннән аларның берсе дә читтә калмады. Йорт тирәсен дә төзекләндерәсе бар. Шәт, ишегалды күршедәге йортларныкыннан ким булмас, шулай ук иҗади якын киленер, дигән фикерләрен дә белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яңа йортлар калка