Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яңа ел алдыннан сатуга суррогат шампан шәрәбе дә чыккан

... Берәү кунаклар җыйган. Шешәне ачып җибәрсәләр, анда аракы урынына су. "Безгә шундый шалтыратулар да була", - диде территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лариса Дәүләтшина Азнакай район Советында эшмәкәрлек һәм алкоголь продукциясен законсыз сатуга багышланган киңәшмәдә. Әмма, су гына салганнар бит әле, агу түгел шунысына бәлки сөенергә кирәктер. Юкса, белмичә контрафакт...

... Берәү кунаклар җыйган. Шешәне ачып җибәрсәләр, анда аракы урынына су.

"Безгә шундый шалтыратулар да була", - диде территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лариса Дәүләтшина Азнакай район Советында эшмәкәрлек һәм алкоголь продукциясен законсыз сатуга багышланган киңәшмәдә.

Әмма, су гына салганнар бит әле, агу түгел шунысына бәлки сөенергә кирәктер. Юкса, белмичә контрафакт һәм суррогат эчемлеккә юлыгып, агулануың да бик ихтимал.

Агымдагы елда бер якташыбыз әнә шундый аракы эчеп агуланып үлгән. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы консультанты Чулпан Габдуллина соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән ялган аракы һәм коньякның киң таралуын билгеләп үтте.

Ул эчемлекләрнең бәясе дә сатып алучыларны кызыктырырлык. Аны таратучылар арзан бәя куеп, сатып алучыларны җәлеп итүне максат итеп куялар. Октябрь-ноябрь аенда гына да районда әнә шундый 2 мең шешә сатудан алынган.

Статистика районда спиртлы эчемлекләр кулланучыларның узган ел белән чагыштырганда шактый кимүен күрсәтә.

Юкса, рәсми хәмер сату нокталары да кимемәгән, шул ук дәрәҗәдә кала. Биредә әлбәттә социаль программалар, төнлә аракы сатуны тыюның нәтиҗәсе, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә биргән игътибары нәтиҗәсе дә бардыр.

Әмма, азнакайлылар азрак эчә башлаган дип сөенергә нигез юк. Бу санның кимүендә нәкъ менә итәк астыннан законсыз рәвештә сатылган аракының "өлеше" юк түгел.

Ялган алкоголь белән эш итүчеләр шулкадәр остарып киткәннәр ки, алар сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен шешәләрне Яңа ел бәйрәмнәренә яраклаштырып матур итеп бизәп тә куйганнар.

Сатудан алынган соңгы партиядә шундый шешәләр дә барын әйтә Чулпан Әнисовна. Әгәр дә элек Казахстанда җитештерелгән аракы белән коньяк кына күренсә, хәзер исә чыныннан һич аерылмаган шампан шәрәбе дә чыккан.

Ялган аракыны тышкы кыяфәтенә карап та аера алабыз. Этикеткалар тигез ябыштырылмаган, шешә бөкесе борылып тора, махсус акциз һәм федераль маркасы юк, шешә төбендә ят утырмалар бар икән, димәк бу ялган аракы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда соңгы вакытта җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләрендә агулану очраклары да бар. Монда гражданнарның үзләренең ялган аракы алып керүе сәбәп булырга мөмкин. Ә тиешле закончалыклар нигезендә, клиентларның агулануы өчен җәмәгать туклануы предприятиесе җаваплы. Шуңа күрә дә бар җирдә дә саклык кирәк.

Киңәшмәдә балаларга энергетик эчемлекләрне саттырмау мәсьәләсе дә күтәрелде. Психиатрлар балаларның мондый эчемлекләргә тиз күнегүе һәм нерв системасына зарар салуы хакында әйтәләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов (аның табиблык тәҗрибәсе зур):

- Агулану ике төрле сәбәп белән булырга мөмкин: беренчесе суррогат куллану булса, икенчесе - кирәгеннән артык эчү , - диде.

Бәйрәмнәрдә хәмер генә түгел, тиешенчә эшкәртелмәгән, сыйфатсыз продукция кулланып та агуланырга мөмкин. Шуңа күрә дә кибетләрдән продукция сатып алганда аларның куллану вакытына, сыйфатына игътибар итәргә онытмыйк.

Бәйрәмнәрегез күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәгез, югарыда язылганнарны истә тоту һич тә зыян итмәс.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Яңа ел алдыннан сатуга суррогат шампан шәрәбе дә чыккан