Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Ватан Геройларын хөрмәтләделәр

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырды. Бу көнне ул шулай...

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде.

Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Бу көнне ул шулай ук Социалистик Хезмәт Герое А.Булатовның туган авылында булып, аның тормыш иптәше Мәйсәрә Булатова белән очрашты.

Мәскәүдә яшәүче якташыбыз - Россия Герое Ильяс Дауди исә РФ Президенты катнашында узган тантаналы кабул итүдә булды.

Таңсылу Саниева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Ватан Геройларын хөрмәтләделәр