Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда уздырылган милли аш-су көннәре бәйрәм төсе алды

Милли ризыкларыбызны саклау һәм популярлаштыру, төрле милләт халыклары арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан инде икенче ел рәттән районыбызда милли аш-су көннәре үткәрелеп килә. Район халкы 4 көн дәвамында шәһәребезнең төрле кафе-ашханәләрендә татар, грузин, итальян, рус халыкларының милли ашларын авыз итте. Бәйгедә катнашучы коллективларның эшчәнлегенә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының...

Милли ризыкларыбызны саклау һәм популярлаштыру, төрле милләт халыклары арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан инде икенче ел рәттән районыбызда милли аш-су көннәре үткәрелеп килә.

Район халкы 4 көн дәвамында шәһәребезнең төрле кафе-ашханәләрендә татар, грузин, итальян, рус халыкларының милли ашларын авыз итте. Бәйгедә катнашучы коллективларның эшчәнлегенә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе Л.Дәүләтшина җитәкчелегендәге комиссия бәя бирде. Кафе-ашханәләрнең милли аш-су көннәрен уздыруга иҗади якын килүе, төрле реклама чаралары, хәйрия акцияләре уздырулары, милли ризыклар галереясенең байлыгына игътибар ителде.

"Татнефть-УРС" ҖЧҖ Азнакай филиалы ашханәсе кунакларга чарада 30 төрле аш-су тәкъдим итте. Өстәлләрдә өчпочмак, тәбикмәк, калҗа, җимеш бәлешләреннән тыш бүгенге көндә табыннарыбызда сирәк күренә торган балтырган, кычыткан ашлары, кияү пилмәне кебек ризыклар да бар иде. "Азнакай" рестораны кунакларын ипи-тоз, җыр-бию белән каршы алды, грузин һәм татар ашлары белән сыйлады. "На Островского" кафесы исә итальян һәм рус кухнясы ашларына тукталган. Теләгән кеше мичтә белен дә пешереп карады. "Встреча" кафесы, "Акчарлак", "Оазис" рестораннары да әлеге чарада төрле милли ризыклар тәкъдим итте.

"Мәктәп туклану комбинаты" генераль директоры М.Гафиятуллин:

- Мондый чараларда иң мөһиме - халык фикере, чөнки аш-суны авыз итеп караганнан соң, алар гына иң төгәл бәяне бирә, - ди. Милли ашларны авыз итүчеләр быелгы чараның бәйрәм төсе алуын, өстәлләрнең тагы да баюын билгеләп үтте.

Бәйгедә "Татнефть - УРС" ҖЧҖ Азнакай филиалы ашханәсе җиңү яулады.

Ильмира КАМАЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда уздырылган милли ашсу көннәре бәйрәм төсе алды