Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләрне хөрмәтләделәр

Газиз улларын әфган һәм чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда югалткан әниләргә, сугыш афәтен кичеп кайтып та, ул салган тән һәм җан яраларыннан вафат булган ир-егетләребезнең тол калган җәмәгатьләренә аеруча игътибар, кайгыртучынлык яши җирлегебездә. Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда очрашулар, кичәләр әледән-әле үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә дә...

Газиз улларын әфган һәм чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда югалткан әниләргә, сугыш афәтен кичеп кайтып та, ул салган тән һәм җан яраларыннан вафат булган ир-егетләребезнең тол калган җәмәгатьләренә аеруча игътибар, кайгыртучынлык яши җирлегебездә.

Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда очрашулар, кичәләр әледән-әле үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә дә аерым җыеп, бик зурлап кадер-хөрмәт күрсәтелде.

- Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, сез күргән-кичергән кайгы-бала югалту ачысы ул гомер буена бара торган, төзәлмәслек яра. Лачын егетләр, батырлар үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә! Исемнәре беркайчан да күңелләрдән җуелмаслар.

Улларыгыз бирәсе җан җылысын, сезгә тиешле кайгыртуны без күрсәтергә бурычлы, - дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Ул әниләр, ханымнарның бүгенге тормыш-яшәешләре белән кызыксынды, үтенеч-гозерләрен сораштырды. Бәйрәм табыны артында барган очрашу әнә шулай эчкерсез, узара аралашып дәвам итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, районның барлык хатын-кызлары исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова бәйрәм белән котлап, йөрәк түреннән чыккан теләкләрен ирештерде.

Ә инде районыбызның берсеннән-берсе моңлы, сәләтле егетләре баскан урында ут чыгарып, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Бәйрәм кунаклары - гүзәл затларыбыз үзләре дә җырлады да, чыгышлар да ясадылар Аларның якыннары турында истәлекләре яңарганда күңелләр нечкәреп, күзләргә яшь бөртекләре эленде. Әнә шулай җырлатты да, елатты да бәйрәм.

Әниләр, ханымнар үзләренә шундый олы кайгырту, хөрмәт күрсәткән район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләрне хөрмәтләделәр