Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда укытучыларны хөрмәтләделәр

Һәр елны октябрь башында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Узган җомгада Мәдәният йорты хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, һәркемгә үрнәк булган педагогларны бәйрәмгә җыйды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алар адресына бик күп җылы сүләр һәм изге теләкләр җиткерде, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. - Минем өчен Укытучылар көне...

Һәр елны октябрь башында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Узган җомгада Мәдәният йорты хезмәтләренә җаны-тәне белән бирелгән, һәркемгә үрнәк булган педагогларны бәйрәмгә җыйды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алар адресына бик күп җылы сүләр һәм изге теләкләр җиткерде, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.


- Минем өчен Укытучылар көне - зур бәйрәм. 33 ел мәктәптә математика укытам, өч тапкыр "Безнең иң яхшы укытучы" грантын оттым. Хезмәтемне югары бәяләүләре өчен зур рәхмәт, - ди 6 нчы мәктәп укытучысы Халидә Кәлимуллина.


Мөхтәрәмә Гыймаева Чубар Абдул мәктәбендә география укыта, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да.


- Авыл мәктәбендә укучылар да, ата-аналар да укытучыга ихтирамлырак дияр идем. Хезмәтебез җиңел түгел, шулай да балаларны чын күңелдән яраткач, аның авырлыклары онытыла, - ди 29 ел стажлы педагог.


Язмыш җиле кемнәрне кай ярларга ташламый диген! Азнакай 1 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Ләйсән Хәйруллина энергетика университетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеген тәмамлаган. Быел җәй Интернетта "Безнең яңа укытучы" бәйгесен күреп, шунда үзен сынап карарга булган һәм грант откан.


- Мин - Туфан Миңнуллинның якташы, Азнакай егетенә кияүгә чыктым. Татар теленә булган мәхәббәтем мәктәпкә алып килде. Һич ялгышмаганмын дип исәплим, дәрестән ләззәт табам, - ди мәгариф диңгезендә беренче чирканчык алган яшь педагог.


Ә район бу уку елында барлыгы ун яшь белгеч белән тулыланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда укытучыларны хөрмәтләделәр