Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар расланды

Район һәм шәһәр Советларының 12 августта узган утырышында депутатлар федераль закондагы үзгәрешләргә нигезләнеп, җирле бюджетларга кагылышлы район һәм шәһәр Советларының карарларына, район һәм шәһәр Уставларына, район Советының норматив хокукый актлары һәм проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү Тәртибенә, муниципаль җир контроле һәм иҗтимагый совет, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Положениеләренә үзгәрешләр һәм...

Район һәм шәһәр Советларының 12 августта узган утырышында депутатлар федераль закондагы үзгәрешләргә нигезләнеп, җирле бюджетларга кагылышлы район һәм шәһәр Советларының карарларына, район һәм шәһәр Уставларына, район Советының норматив хокукый актлары һәм проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү Тәртибенә, муниципаль җир контроле һәм иҗтимагый совет, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Положениеләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләрен карадылар.


Шулай ук шәһәр сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим ителеп расланды.


Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең үсешен яктыртты. Ул районда төрле милләт вәкилләренең һәм дини оешмаларның тату, килешеп яшәвен билгеләп үтте.


"Азнакай шәһәрендә тышкы төзеклек, чисталык һәм тәртип саклау Кагыйдәләренә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында" шәһәр Советы карары проектын гавәми тыңлаулар турында мәсьәлә тикшерелеп, гавәми тыңлауларны 2014 елның 22 августында 15.00 сәгатьтә Ленин урамы, 22 нче йорт адресы буенча үткәрү билгеләнде.


Утырышта район һәм шәһәр тормышына кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар расланды