Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда туфлины кибеткә кайтарып, кире акчасын алып була

Азнакайда яшәүче Л.Зарипова безгә түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте: "Яңа туфли алдым. Кибеттә 30 көнлек гарантия бирделәр. 50 көннән соң туфлиемның табаны ярылды. Акчаны кире кайтарып булырмы, булса, ничек?" Укучыбызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Алина Виноградова җавап бирде: - Товарга,...

Азнакайда яшәүче Л.Зарипова безгә түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте: "Яңа туфли алдым. Кибеттә 30 көнлек гарантия бирделәр. 50 көннән соң туфлиемның табаны ярылды. Акчаны кире кайтарып булырмы, булса, ничек?"

Укучыбызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Алина Виноградова җавап бирде:

- Товарга, шул исәптән аяк киеменә дә, гарантия бетсә, ләкин аны алганнан 2 ел үтмәгән булса, "Куланучылар хокукы турында" Закон түбәндәгене билгели: Сезгә мөстәкыйль рәвештә бәйсез экспертизага мөрәҗәгать итергә кирәк, сезгә кирәк уңай бәяләмә алып, сатучыдан туфлиегыз өчен акчаны кире кайтаруны яисә алыштыруны сорый аласыз.

Өстәвенә шул экспертизага тоткан акчаны кайтаруны да таләп итә аласыз.

Сатучыга мөрәҗәгать язма рәвештә бирелә, ике экземплярда була, берсе үзегездә кала, аңа сатучының Сездән бу претензияне алуын раслаган имзасын куйдыртыгыз.

Мөрәҗәгатькә түбәндәге документларны беркетегез:

- сатып алуны раслаучы чек;

- бәйсез экспертиза нәтиҗәләрен;

- бәйсез экспертизаны үткәрүегез турында рәсми белешмә яисә чек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда туфлины кибеткә кайтарып, кире акчасын алып була