Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда транспорт компаниясе пассажир теләге буенча җайсыз автобусны рейстан алган

Юл газабы - гүр газабы, дигән әйтем бар. Халык белми әйтми моны. Юлга чыкканда юл догалары да юкка гына укылмый. "Аллага тапшырдым, хәерле сәгатьтә!"-дим үзем дә кузгалып киткәндә. Шәхсән үземнең иң күп йөргән юл - Азнакай белән Казан арасына туры килә. Әле ярый кайчан телисең шунда дигәндәй, газельләр йөреп тора....

Юл газабы - гүр газабы, дигән әйтем бар. Халык белми әйтми моны. Юлга чыкканда юл догалары да юкка гына укылмый. "Аллага тапшырдым, хәерле сәгатьтә!"-дим үзем дә кузгалып киткәндә.

Шәхсән үземнең иң күп йөргән юл - Азнакай белән Казан арасына туры килә. Әле ярый кайчан телисең шунда дигәндәй, газельләр йөреп тора. Диспетчерга шалтыратып алдан урын белешкәндә, "җайлы урын гына булса ярар иде", дип телисең. Юкса гел зур җайлы автобуста гына йөрер идем дә соң, әмма гадәттә автобусны түгел, ә үзебезгә тиешле вакытны сайлыйбыз. Шуңа күрә дә кырыеңа ниндие килеп туктаса, шуңа утырасың. Вакыт-вакыт 4 кенә түгел 5 сәгать тә барырга-кайтырга туры килгән чаклар күп.

Булыр-булмас утыргычларда утырып кайчакларда аркалар калмый. Үч иткәндәй еш кына урындыклары «киерелеп каткан» 790 нчы санлы кызыл "Фиат"ка эләгәм. Моныкы кебек уңайсыз, «идарә ителми» торган урындыклар тагын кайда бар икән?

Эштән чыккан урындыклар дисәм, дөресрәктер дә әле. "Апельсин" транспорт компаниясе җитәкчеләрен бер әйләндереп кайтарасы иде Казан юлыннан шушы газельга утыртып. Иманым камил, ярты юлда төшеп калачаклар. Соң шулай икән, ул чагында безнең умыртка баганасының ни гаебе бар соң, җәмәгать?

Бу утыргычларның гос-стандартларга туры килү-килмәвен тикшерүче булырга тиештер бит. Бүгенге конкуренция шартларында, мөгаен, әлеге компания хуҗаларына, пас-сажирларга мөмкин кадәр комфорт, хәвефсез шартлар тудыру турында уйларга кирәктер.


Гүзәл ИСМӘГЫЙЛОВА


Газета укучыбызның хатына "Фривей" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Рамил Шәйхелисламов түбәндәге җавапны бирде:


- Безнең автобуста кичергән уңайсызлык өчен Сездән гафу үтенәбез. "Фиат" автобуслары заводтан ук шундый каты урындыклы булып чыгарыла.

Хәзерге вакытта әлеге җайсыз автобусны рейстан алдык. Безнең фирманың башка уңайлы, иркен автобуслары да бар. Шуңа да без Сезгә диспетчерга заказ биргәндә нинди автобус барасын сорарга һәм уңайлы, иркенен сайларга киңәш итәбез.


Безнең өчен иң мөһиме - пассажирларыбыз чыккан юл ышанычлы, уңайлы булсын. Киләчәктә дә безнең хезмәттән файдаланырсыз, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда транспорт компаниясе пассажир теләге буенча җайсыз автобусны рейстан алган