Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда түбәләрдәге боз сөңгеләрен кем чистартырга тиеш?

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы Быелгы кышның холкын аңлый алмассың. Кары да декабрь башында гына ява башлады. Шулай булуга да карамастан, бураны теңкәгә тияргә өлгерде дә инде - узган бер атна эчендә былтырның шул чоры белән чагыштырганда өчләтә күләмдәге явым-төшем күзәтелде. Бар бөнья кар мендәре астында калды. Үзләренең куәтле техникалары белән...

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы
Быелгы кышның холкын аңлый алмассың. Кары да декабрь башында гына ява башлады. Шулай булуга да карамастан, бураны теңкәгә тияргә өлгерде дә инде - узган бер атна эчендә былтырның шул чоры белән чагыштырганда өчләтә күләмдәге явым-төшем күзәтелде. Бар бөнья кар мендәре астында калды. Үзләренең куәтле техникалары белән юлны кардан ачуга юлчылар бөтен көчләрен куйды. Һава торышының агымдагы атна башында булып алган тынычлыгыннан файдаланып, ТСЖлар үзләренә караган торак йорт түбәләрен кардан, боз сөңгеләреннән чистартырга өлгерде. Көннәре дә утырып киткәндәй тоелды. Тик бу халәт озакка бармады - салкыннар әле кичен генә егермедән артып киткән булса, ә иртәсен ябалак-ябалак кар ява, термометр баганасы ноль градусны күрсәтә иде инде...
Алга таба да көннәр җылы торса, үз корбаннарын эзләгән боз сөңгеләре яңадан түбә кыекларыннан асылынып төшәр, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр җитешеп килеп җиткәнче, узгынчылар өчен һәлакәт чыганагына әверелер...
Игътибарлы, сак булыгыз! Түбәләрдән асылынып торган кар мендәрләренә, боз сөңгеләренә тап буласыз икән, кичекмәстән үзегезнең торак йорт караган ТСЖга шалтыратыгыз яки барып әйтегез. Ә аларның телефон номерын подъезд алдындагы белдерү тактасыннан таба аласыз.

P.S. Торак йортлардагы балкон түбәләрен кардан-боздан кем арындырырга тиеш? Шул турыда аңлатуын сорап без "Универсал" йорт милекчеләре ширкәте рәисе Элеонора Алчинага мөрәҗәгать иттек.
- Гомумйорт милегенә кергән балкон түбәләрен чистарту ТСЖлар вазифасына керә. Ә инде яшәүчеләрнең үз көче белән ясалган түбәләрне алар үзләре карап тотарга тиеш, - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев