Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үткән атнага нәтиҗә ясалды. Җинәятләр, киңәшләр, бүләкләуләр

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. Узган атна районыбыз өчен чараларга бай булды: торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы төгәлләнде, Азнакайга беренче тапкыр космонавтлар килде, "Ел тәрбиячеге" бәйгесенең зона этабы үтте... Киңәшмәдә...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды.

Узган атна районыбыз өчен чараларга бай булды: торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы төгәлләнде, Азнакайга беренче тапкыр космонавтлар килде, "Ел тәрбиячеге" бәйгесенең зона этабы үтте...

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында алты хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы хакында борчылып сөйләде. Кибетләрдән әйбер урлап чыгу фактлары да бар. Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Җиде көн эчендә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан шундый дүрт кеше тоткарланган. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хокук сакчыларын халык арасында профилактик аңлату эшләре алып барырга чакырды һәм әлеге мәсьәләне аеруча күзәтү астына алырга кирәклеген ассызыклады.

Район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиева Совет һәм башкарма комитетка 2015 елда халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлады. Узган ел район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменә 1486 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе торак шартларын яхшырту, торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемаларына, төзекләндерүгә мәгариф өлкәсенә, халыкны социаль яклауга кагыла.

Бу уңайдан район башлыгы урынбасары:

- Әлеге мәсьәләгә салкын карарга ярамый, һәр җитәкче кешене тыңлый, аның хәленә керә белергә тиеш. Халык безгә мөрәҗәгать итә икән, димәк ул безгә ышаныч белән карый, - дип белдерде.

Дүшәмбе киңәшмәсендә хәрби комиссар Рәдиф Камалеев ир-егетләрне хәрби исәпкә кую нәтиҗәләре белән таныштырды. Агымдагы елда тикшерү үткән 337 егетнең 70е хезмәткә яраксыз дип табылган. Хәрби комиссар сүзләренә караганда, медицина тикшерүе узган егетләрнең күпчелеге эндокрин, нерв системаларына бәйле авырулардан, тире, астма чирләреннән интегә икән.

Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, язгы ташуларны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен чаралар күрү, санитар ике айлык һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үткән атнага нәтиҗә ясалды. Җинәятләр, киңәшләр, бүләкләуләр Азнакайда үткән атнага нәтиҗә ясалды