Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Узган җомгада районыбызда "Туган ягым - яшел бишек" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдир итте. Әлеге чара "Чын мирас" журналы, Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан...

Узган җомгада районыбызда "Туган ягым - яшел бишек" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдир итте.

Әлеге чара "Чын мирас" журналы, Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Азнакай мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан оештырылды.

-Бүген без мәдәни мирасыбызны барлау турында сөйләшергә җыелдык. Журналның бурычы - шушы мирасны саклау һәм халыкка җиткерү,- диде "Чын мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Бу юнәлештә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына зур миссия йөкләнгән. Алар конференциягә зур әзерлек белән килгәннәр, йөздән артык саллы хезмәт әзерләгәннәр.

-Без яшәгән бистә картада кечкенә бер нокта булса да, аның белән горурланабыз, тарихыбыз гаять бай, - ди Урыссу гимназиясе укытучысы Алсу Газиева.

Конференциядә катнашучылар дүрт секциягә бүленеп эшләде. Аларның якташ язучылары иҗатына күзәтүләре, сугыш һәм тыл геройларына, сәнгать осталарына багышланган, мемориаль комплекслар турында язмалары галимнәр тарафыннан югары бәяләнде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

"Шәхесләребез - туган як горурлыгы" секциясендә 1 урынны - Бөгелмә районы Карабаш 2 нче мәктәбеннән Әлфизә Сәгъдиева, 2 нче урынны - Мөслим районы лицееннан Чулпан Ситдикова, 3 нче урынны Азнакай районы Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова; "Әдәбият дәресләрендә - туган як" секциясендә 1 нче урынны - Азнакай районы Чалпы мәктәбеннән Рәмзия Хәйруллина, 2 нче урынны - Азнакай шәһәре 4 нче лицееннан Гөлназ Сәлахова; "Төбәк тарихы" секциясендә 1 нче урынны Азнакай шәһәре 2 нче мәктәбеннән Резеда Гәрәева, 2 нче урынны Бөгелмә районы Акбаш мәктәбеннән Марина Сәидова, 3 нче урынны - Азнакай районы Уразай мәктәбеннән Гөлназ Шәмсиева; "Сәнгать" секциясендә 1 урынны - Мөслим районы Түбән Табын мәктәбеннән Фәрит Вәлиев, 2 нче урынны - Азнакай шәһәре 3 нче мәктәбеннән Римма Тинбакова, 3 нче урынны Азнакай шәһәре 2 нче мәктәбеннән Фәридә Шәйхелисламова алды.

-Алга таба без мәкаләләрдән проект эшләренә күчәргә уйлыйбыз һәм Россия күләмендә зур конкурс үткәрергә планлаштырабыз, - ди Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сирина Трофимова.

Резеда ШӘРИПОВА

Авто фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төбәкара фәннигамәли конференция узды