Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы көне

Узган атнада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясенең гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек итүгә багышланган күчмә утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны районыбызда ирешкән уңышлар, Иҗтимагый Совет, җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. "Алар безнең күз һәм колак кебек. Халык белән араны...

Узган атнада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясенең гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек итүгә багышланган күчмә утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны районыбызда ирешкән уңышлар, Иҗтимагый Совет, җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. "Алар безнең күз һәм колак кебек. Халык белән араны якынайта, бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә, мөһим мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә", - диде ул. Җәмгыятнең гражданлык институтларын үстерү, җәмәгать Советлары белән багъланышлар комиссиясе рәисе Валентин Паймухин "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы гражданлык институтларын формалаштыруда роле"; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев "Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында" чыгышлар ясадылар һәм фикер уртаклаштылар.

- Азнакай районында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышын уздыру юкка гына түгел, - ди Валентин Борисович. - Мондый утырышларны без нигездә нәкъ менә уңай тәҗрибә уртаклашырдай җирлектә уздырабыз. Азнакай муниципаль районы Иҗтимагый Советының, район җитәкчелегенең халык алдында торган өстенлекле бурычларны тормышка ашыру, нәтиҗәлерәк хәл итү өлкәсендә эшләре бихисап. Сезнең районның Иҗтимагый Совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзасы булып тора. Бу үзе үк зур горурлык. Иҗтимагый Советлар үзләренең нинди зур вәкаләтләргә ия, үз кулларында нинди көчле "инструментлар" булуын аңлап та бетермиләр. Бу - дәүләт власте органнары, җирле үзидарәләр эшчәнлегенә контроль дә, экспертиза, оешма-учреждениеләргә чыгу, тәкъдимнәр кертү... һәм башкалар. Бүгенге киңәшмәдә вәкаләтләребезне тулырак куллану, үз сүзебезне әйтә белү, халкыбызның проблемаларын нәтиҗәлерәк хәл итү турында сөйләшәбез, шуның буенча эшлибез. Ә Азнакай халкы бик актив ул. Аңа бераз юл күрсәт тә, мөмкинлекләр генә бир.

- Иҗтимагый оешмалар элек-электән яшәп килгән. Менә бүген дә яңалары оеша, берләшә тора. Өлкәннәр, яшьләр, эшмәкәрләр, сәнгать әһелләре ... барысы да берләшә. Шуларның барчасын да район Иҗтимагый Советы берләштерә дә инде, - ди Азнакай районы Иҗтимагый Советы рәисе Әнәс Исхаков. - Кешеләр безгә зур ышаныч белән мөрәҗәгать итәләр. Кемнәргәдер юл, күпер кирәк, кемнәрдер йортларына машина газы исе керүдән зарлана... Без район башлыгы Марсель Шәйдуллинга аеруча рәхмәтлебез. Азнакаебызның патриоты буларак, ул халыкның бер генә үтенечен дә читтә калдырмый. Без "булдырып булмас", дигәнне дә башкару җаен таба. Кайбер мәсьәләләрне Республика күләмендә дә чишәргә туры килә, анда мөрәҗәгать итәбез. Азнакайлылар - тырыш халык. Алар белән Чатыр тауны да күчерергә була.

Азнакай районында Татарстан Иҗтимагый палатасы көне әнә шулай эчтәлекле, файдалы узды. Районның яшьләр активы белән коррупциягә каршы тору һәм башка мәсьәләләр буенча очрашу; халыкны кабул итү - барысы да үз югарылыгында үтте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда – Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы көне