Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда татар фильмнары күрсәтелде

Районыбызда ел саен мөселман киносы атналагы уздыру матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә "Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" проекты шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә, авылларда "Зәңгәр күбәләкләр", "Рудольф Нуриев", һәм "Ватан белән хушлашу" фильмнары күрсәтелде. Кино сөючеләр "ТАТАРКИНО" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, Бөгелмә филиалы җитәкчесе Галина Мокеева,...

Районыбызда ел саен мөселман киносы атналагы уздыру матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә "Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" проекты шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә, авылларда "Зәңгәр күбәләкләр", "Рудольф Нуриев", һәм "Ватан белән хушлашу" фильмнары күрсәтелде.


Кино сөючеләр "ТАТАРКИНО" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, Бөгелмә филиалы җитәкчесе Галина Мокеева, әлеге фильмнарның баш режиссеры Фәрит Дәүләтшин, баш операторы Хәйдәр Миндубаев белән очрашып, кино сәнгате буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.


- Әлеге атналыкны үткәрүнең төп максаты: Татарстан милли кинематографиясен яклау, кино сәнгате аша халыкка эстетик, патриотик тәрбия бирү, - ди Рәис Садриев. - Балалар, укучылар белән очрашып, аларның фикерләрен өйрәнәбез. Бу безгә алга таба эш юнәлеше бирә.


- "Зәңгәр күбәләкләр"не мин ахырынача аерыла алмыйча карадым, - ди Азнакай кино челтәре җитәкчесе Сафуан Хәбиров. - Балалар өчен искиткеч тәрбияви, аларны игелеккә өндәүче сәнгать әсәре. Кино сәнгате элек-электән төп тәрбия чарасы булды. Ул беркайчан да югалмас. Без үзебез дә заманадан артка калмаска, кино сөючеләрне җәлеп итү өчен үз эшебездә яңалыкларны файдаланырга тырышабыз. Әле менә үзебез откан грант акчасына 3D кинопроекторы алып, шәһәрдә, авылларда, ял лагерьларында балалар өчен эчтәлекле мультфильмнар, кинолар күрсәтәчәкбез.


Чыннан да фильмны бер карый башлагач, аерылып та булмады. Туган ягыбызның искиткеч гүзәл табигате: челтерәп аккан чишмәләре, җәелеп яткан елга-инешләре, кызарып пешкән кура җиләге, җәнлекләр, үзәкләрне өзүче курай моңы, татар халкының моңлы җырлары - һәммәсе күңелдә онытылмас тәэсирләр калдыра.


Фильмның төп геройлары - мәктәп укучылары Камил белән Софья. Камилнең Хәдичә әбисе урын өстендә, аяклары тыңламый. Дусты янына кергән Софьяның күбәләкләр сурәтләнгән картинага күзе төшә. Хәдичә әбиләре әйтүенчә, алар гадәти генә түгел, тылсымлы күбәләкләр. Тере күбәләкләрне табып, алар янында теләк теләсәң, ул чынга аша икән.


Камил белән Софья утраудан шул күбәләкне эзләп табу турында хыялланалар. Җәен, фестивальдә катнашу өчен, җәйге лагерьга килеп урнашкач, планнарын тормышка ашырырга форсат туа. Төнлә утрауны эзләп китәләр. Бик күп авырлыклар кичергәннән соң, утрауга килеп, серле күбәләкләрне күрү бәхетенә ирешәләр.


Серле күбәләкләр ике баланың да теләген тормышка ашырган: әбиләре аякка баса. Ирексездән күзгә яшь килә. Велосипед, мопед, машина, шәп телефон, ноутбук та теләмәгәннәр бит алар. Әнә нинди изге нияттә булганнар. Бөтен кеше дә шушы балаларның күңеле кебек саф, игелекле булса икән ул.


Телевизор, компьютерлардан балалар нәрсәләр генә карап бетермиләр. Аларның күбесе бер дә яхшыга өйрәтми. Ә менә кинотеатрлардагы тәрбияви фильмнарны карасалар, алар үзләренә күпме файда алырлар иде. Балаларыбызның тәүфыйклы, шәфкатьле, игелекле булып үсүләренә зур этәргеч бирер иде ул.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда татар фильмнары күрсәтелде