Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда таксист сәрхүш кулыннан чак һәлак булмаган

Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубыктан булып кала. Авызына бер тамчы спиртлы матдә эләккәннән соң, бик күпләр батырлача кылана башлый, дөньяга бары тик алар хуҗа диярсең... Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер. Таксист булып эшләүче Фәрит (исемнәр үзгәртелде)...

Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубыктан булып кала. Авызына бер тамчы спиртлы матдә эләккәннән соң, бик күпләр батырлача кылана башлый, дөньяга бары тик алар хуҗа диярсең... Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер.


Таксист булып эшләүче Фәрит (исемнәр үзгәртелде) тә бер сәрхүш кулыннан чак кына һәлак булмады.
...Ул көнне Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүче Фәрит Вәлиев диспетчер күрсәтмәсе буенча Гагарин урамындагы йорт янына барып туктый. Таксины чакыручы Олегны ул тиз таный. Аның көннәр дәвамында исерек килеш йөрүеннән дә хәбәрдар була шофер. Әмма таныш кеше кулыннан каза күрермен дип кем уйлый? Такси йөртүче сәрхүшне утыртып алып китә.

Шофер артындагы урындыкка кереп сыенган Олег Фәрит Вәлиевне башта бистә урамнары буйлап җилдерергә мәҗбүр итә: кая барасын юньләп әйтеп тә бирә алмый ул. Ә бераздан Благодатное авылы янына илтергә куша, янәсе шунда якында гына дуслары булырга тиеш. Юлсыз басу буйлап йөрүдән туйган шофер кире борылу турында да уйлый, ләкин пассажир акча түлим дип үтенгәч, юлын дәвам итә.


Шофер алга таба юл юк дип туктагач, Олег, ач бүре кебек, үзенең корбанына ташлана: Фәритнең авызын томалый. Сәрхүшнең кулында пычак күреп, таксист башта каушап кала, тиз генә һушын җыеп, ул җинаятьченең кулына ябыша һәм суык коралдан ничек тә котылырга уйлый. Көрәш вакытында Олег шоферга тән җәрәхәтләре салырга өлгерә.

Мондый борылышны көтмәгән таксист, кинәт кенә ычкынып китеп, машинадан чыга, әмма каушавыннан, шунда ук абынып егыла. Кырында сәрхүшне күреп, акча тәкъдим итә, бары тик үтермәсен генә! Бу вакытта җинаятьче бераз тынычлана төшә, пычак белән ташланмый. Бераздан Фәрит Вәлиев урманга таба йөгерә, бәхеткә, Олег аның артыннан кумый. Тирә-якта бары тик Азнакай-Актүбә юлы ягына киткән машинаның мотор гөрелтесе генә ишетелеп кала.
Каза күрүче дә, җәяүләп, әлеге юнәлеш белән китә, дустының машинасын күргәч, аны туктатып, хәлне башыннан азагына кадәр бәян итә. Такси йөртүчегә һөҗүм ясалу турындагы хәбәр РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенә, күрше-тирә район-шәһәр полиция бүлекләренә барып ирешә. "Блок-Трасса" операциясе игълан ителә. Каза күрүчене, тиз арада, район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегенә китерәләр.


Җинаятче исә бу вакытта Бөгелмәгә барып җитә, дусты К.ны утыртып, Таллы Бүләк авылына килә. Тагын бер танышын очратканнан соң, читкә чыгып, «сатып алынган» «Дэу-Нексия» автомобилен «юарга» тотына алар. Ләкин сыйланып утырулар озак вакыт дәвам итми. Билгеләргә туры килгән машинаны күреп алып, Бөгелмә полициясенең ведомстводан тыш сак экипажы шешәдәшләрне тиз арада кулга ала һәм гаепләнүчене Азнакай полициясенә тапшыра. Исерек чакта Олегтан да батыр кеше булмаса да, айныгач, Конституциягә таянып, күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. Бу урында җинаятьченең моңа кадәр дүрт тапкыр суд каршында җавап тотканын билгеләп үтәргә кирәк. 2010 елда кеше талаган өчен дүртенче тапкыр хөкем ителә ул.

Ләкин 5 елга хөкем ителүче, өч елга якын вакытын төрмәдә уздырганнан соң, 2012 елның декабрендә кабат иреккә чыга. Иректә йөрүдән «туеп» булса кирәк, күп тә үтми, тагын җинаять кыла. Бүген Олег һөҗүм итеп талауда һәм кеше үтерүгә омтылышта гаепләнә. 27 яшьлек егеткә каян килә бу кадәр явызлык? Бу турыда аңа уйланырга 10 ел вакыт булыр, әлбәттә, ләкин ул уйланырмы? Юктыр, мөгаен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда таксист сәрхүш кулыннан чак һәлак булмаган