Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда такси шоферын яралаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 135 хәбәр кергән, ике җинаять теркәлгән. Мошенниклар кулыннан каза күрүче дә бар. Актүбәдә яшәүче берәү Интернет челтәре аша 28 меңлек товарга заказ бирә. Акча күчерү белән сатучыдан "җиләр исә". Берәүдән телефонын урлаулары турында гариза керә. Тикшерү барышында каза күрүченең танышы белән...

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 135 хәбәр кергән, ике җинаять теркәлгән.

Мошенниклар кулыннан каза күрүче дә бар. Актүбәдә яшәүче берәү Интернет челтәре аша 28 меңлек товарга заказ бирә. Акча күчерү белән сатучыдан "җиләр исә".

Берәүдән телефонын урлаулары турында гариза керә. Тикшерү барышында каза күрүченең танышы белән спиртлы эчемлекләр кулланып утыруы һәм шул вакытта телефонын урлаулары ачыклана. Дусты аны 3 меңгә сатып җибәргән була.

Шәйхетдинов микрорайонында урнашкан бер кафе кырында такси шоферының муенын пычак белән яралыйлар. Ул көнне аңа таныш булмаган ир-ат мөрәҗәгать итеп, тиешле адрес буенча илтеп куярга куша һәм, автомобильгә кереп утыру белән, шоферның муенын яралый. Гаепле әле табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев