Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын бер янгын Заречная урамында чыга

Сишәмбе көнне иртә белән янгын сүндерү частена Азнакай шәһәре Заречная урамындагы хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр алына. Хәл бик катлаулы була. Янгын көчәйгәннән-көчәя, аның күрше йортларга да таралу куркынычы туа. Өстәмә рәвештә янә янгын сүндерүчеләр чакырыла. Уртак көч белән ут аждаһасының таралуына юл куелмый. Нәтиҗәдә тулысы белән мунча, сарай янып...

Сишәмбе көнне иртә белән янгын сүндерү частена Азнакай шәһәре Заречная урамындагы хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр алына.

Хәл бик катлаулы була. Янгын көчәйгәннән-көчәя, аның күрше йортларга да таралу куркынычы туа. Өстәмә рәвештә янә янгын сүндерүчеләр чакырыла.

Уртак көч белән ут аждаһасының таралуына юл куелмый. Нәтиҗәдә тулысы белән мунча, сарай янып бетә, торак йортка да өлешчә зыян килә.

Карактан калса да, уттан калмый, диләр. Әлеге һәлакәт игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тагын бер янгын Заречная урамында чыга