Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын бер төр җинаятьчел төркем барлыкка килгән

Хәйләкәр алдакчылар кеше талауның нинди генә ысулларын уйлап тапмый! Полициянең җинаятьләр белән эшләү бүлеге тагын бер төр җинаятьчел төркемне ачыклаган. Мошенниклар Интернет сайтларына урнаштырылган товарны сатып алам дип, сатучылардан банк карталары мәгълүматын (номерын, картаның гамәлдән чыгу вакытын) сорыйлар һәм аңа 8-10 сум күләмендә акча күчерәләр. Сатучылардан счетларына күпме акча килүе...

Хәйләкәр алдакчылар кеше талауның нинди генә ысулларын уйлап тапмый! Полициянең җинаятьләр белән эшләү бүлеге тагын бер төр җинаятьчел төркемне ачыклаган.

Мошенниклар Интернет сайтларына урнаштырылган товарны сатып алам дип, сатучылардан банк карталары мәгълүматын (номерын, картаның гамәлдән чыгу вакытын) сорыйлар һәм аңа 8-10 сум күләмендә акча күчерәләр.

Сатучылардан счетларына күпме акча килүе белән кызыксыналар. Кирәкле мәгълүмат алганнан соң, караклар банк операторына шалтыратып, карта беркетелгән телефон номерын алыштырырга теләүләрен хәбәр итәләр. Яңа номер кулланып, "мобиль банк" аша зыян күрүчеләрнең акчаларын үз счетларына күчереп куялар.


Җинаятьчеләр сатучыларга: "Без сезнең товарны алырга риза, әмма хәзергә башка шәһәрдә идек, товар артыннан дустым яки туганым киләчәк", - дип ялганлыйлар. Аннан соң товар бәясен өлешчә яки тулысынча банк счеты аша түләргә тәкъдим итәләр.


Азнакайда шундый ике очрак теркәлгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тагын бер төр җинаятьчел төркем барлыкка килгән